Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Карлыганлы эремчек

Карлыган һәм эремчектән – тәмле десерт

Кирәк булачак:

Карлыган - 1 стакан (130 грамм)

Эремчек - 200 грамм

Йомырка - 2 данә

Үсемлек мае - 70 мл

Шикәр комы - 160 грамм

Он - 230 грамм

Камыр йомшарткыч - 18 грамм

Ванилин - 1 грамм

Бизәү өчен:

Шикәр пудрасы

Карлыган

Эш тәртибе:

1.Карлыганны юып киптерергә.

2.Тирән савытка йомырканы сытып, шикәр комы өстәп, яхшылап тугларга.

3.Эремчек һәм үсемлек мае салырга, миксер ярдәмендә әйбәтләп болгатырга.

4.Камырга ванилин, камыр йомшарткыч һәм әз-әзләп он салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга.

5.Эремчекле камыр каймак кебек куе булырга тиеш.

6.Махсус форманы  үсемлек мае сөртеп, әз генә он сибәргә яки пергамент кәгазь җәяргә. Аның өстенә карлыган салырга. Карлыган өстенә эремчекле камырны агызырга.

7.180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерергә.

8.Пешеп җиткәч, табаны аерым киң тәлинкәгә әйләндендереп бушатырга. Десерт өстенә шикәр пудрасы сибәргә, калган карлыган белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев