Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Коймак

Кирәк булачак:

2 йомырка,

1 аш кашыгы шикәр комы,

ярты чәй кашыгы тоз,

ярты чәй кашыгы чәй содасы,

4 аш кашыгы май,

2 стакан сөт, 

2 стакан он,

1 стакан су.

 

Пешерү тәртибе:

2 йомырканы туглыйбыз. Шуңа шикәр комы, тоз һәм чәй содасы өстибез. Көнбагыш мае, сөт һәм он кушып, барысын да яхшылап болгатабыз. Төерләр таралып беткәч, су салабыз һәм тагын болгатабыз. Әзер камырны кызган табага кечкенә чүмеч белән салып, коймакның ике ягын да кыздырып алабыз.

 

100 грамм коймакта 4 грамм аксым, 7 грамм май һәм 242 грамм углеводлар бар. Ул сиңа 150 килокалория энергия бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев