Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Кызара инде куралар

Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.

Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерлик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.

Кирәк булачак:

Камыр өчен:

Шикәр комы - 0,5 стакан

Маргарин - 0,5 кап

атланмай - 0,5  кап

Йомырка - 1  данә

Камыр йомшарткыч - 1 кап

Он – 1,5 стакан

 

Эчлек өчен:

Шикәр комы – 0,5 стакан

Каймак (20 процентлы) –250 грамм

Йомырка – 2 данә

Кура җиләге – 1 стакан

 

Эш тәртибе:

1.Шикәр комы һәм йомырканы яхшылап туглыйбыз, маргарин, атланмай салабыз, камыр йомшарткыч өстибез. Он салып камыр әзерлибез.

2.Әзер камырны табага кул ярдәмендә җәябез.

3.Җәелгән камыр өстенә кура җиләкләрен тезеп чыгабыз.

4.Кура җиләге өстенә сибәргә сыеклык әзерлибез. Моның өчен аерым савытта каймакка шикәр комы һәм йомырканы салып яхшылап туглыйбыз. Җиләкле камыр өстенә агызабыз.

5.180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев