Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Прәннек

Укучыбыз күчтәнәче

Укучыбыз күчтәнәче

 

Прәннекне балалар да, өлкәннәр дә бик ярата, чөнки ул татлы, баллы.

IX гасырда арыш онын бал, җиләк сулары белән бергә кушып, юка, җәймә пешергәннәр. Аны “баллы ипи” дип атаганнар. Вакытлар үтү белән, XII-XIII гасырларда, сәүдәгәрләр Көнчыгыш илләреннән төрле тәмләткечләр - тмин, әнис, бөтнек, кара борыч, дарчин (корица) алып кайта башлаганнар. Безнең ерак әби-бабайлар, баллы камырга төрле тәмләткечләр кушып, прәннекләр пешерергә өйрәнгәннәр. Хәзер инде прәннек пешерү рецептлары күп төрле. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәсе килә.

Камыр өчен:

600 грамм он

130 грамм атланмай

120 мл сөт

3-4 йомырка

2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч

1 стакан шикәр комы кирәк.

 

Барысын бергә болгатып, камыр басабыз. Аны 15 минутка калдырып торабыз. Аннан камырны җәябез һәм, үзебез теләгән формаларда кисеп, кызган мичтә 20 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Ризәлә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев