Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Шоколад чүлмәк

Тәрәз төпләре үсентеләр белән тулы. Тиздән аларны бакчага күчереп утыртырбыз. Ә менә монысы нәрсә икән? Үзе чүлмәк, үзе шоколадтан ясалган! Әйдә, ачыклыйбыз һәм ясап карыйбыз.

Кирәк булачак:
300 гр шоколад (чүлмәк өчен)
300 гр эремчекле сыр («Маскарпоне» булса әйбәт)
150 гр шикәр комы
100 гр сөт (чизкрем өчен)
Кара төстәге печенье
Бөтнек, җиләкләр (бизәү өчен)
Кәгазь стакан

1. Шоколадны парда болгата-болгата эрет. Аны стаканга (1/3 каплансын) сал. Шоколад белән шул стакан кырыйларын сыла. Стаканны 10-15 минутка суыткычка алып куй.

2. Крем (чизкрем) ясар өчен шикәр, эремчекле сыр һәм сөтне миксерга салып болгат.

3. Кара печеньены блендерда вакла. Бу чүлмәктәге «җир» булачак.

4. Суыткычтан стаканны ал. Өске өлешен кайчы белән кисеп, ипләп кенә шоколадтан кәгазь стаканны куптар.

5. Шоколад чүлмәк эченә берничә кашык чизкрем, ә өске ягына вакланган печенье сал. Уртага бөтнек ботагын куеп, җиләкләр белән үзең теләгәнчә бизә!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев