Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Табын күрке – кишер

Табын күрке – кишер

Кишер  безгә бик борынгы заманнардан ук таныш. Аның туган ягы булып Урта Азия санала. Моннан 4000 ел элек дару үләне булып кулланган булсалар, хәзерге вакытта ул һәр йортта иң кирәкле яшелчәләрнең берсе.  Шулай ук, кишер сәламәтлек өчен дә файдалы.  Кишерне көн саен куллану организмны ныгыта, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Аның составында С белән В төркеме витаминнары, йөрәк һәм кан тамырлары, шулай ук бөер һәм бавыр эшчәнлеге өчен кирәкле тозлар, микроэлементлар күп.

Күп кенә кеше, пешергән кишердә витаминнар югала, файдасы булмый дип ялгыша. Дөрес, яшелчә С витаминын күп югалта, тик шул ук вакытта анда А һәм Е витаминнары яхшы сакланып кала. Тик шуны исегезәдә калдырырга кирәк: А витамины майда эрүчән витамин.  Организм аны үзләштерсен өчен, кишерне май белән бергә кулланырга кирәк. Шуңа күрә, чи кишерне үсемлек мае яки каймак белән берлектә ашарга киңәш ителә.

Әгәр дә җәрәхәтләнгән урынга кишерне төеп япсаң, яра тиз төзәлә, яшь ит үстерә. Тамакта шеш булганда кишер суына яртылаш бал кушып чайкасаң бик файдалы. Кишернең орлыгында да дәвалау үзлекләре бар.

Кишердән әзерләнгән ризыклар да бик тәмле!

 

Кишер бөккәне.

Кирәк: 90 г әче камыр, 80-100 г чи кишер, йомырка, 20-30 г бүрттергән дөге, эченә -15 г, таба майлау өчен 3-4 г май, шикәр, тоз.

Кишерне өйбәтләп чистартып юабыз да да өстенә салкын су салып пешерергә куябыз. Пешкән кишерне суытып, вак кына турыйбыз, шикәр комы, турап каты итеп пешергән йомырка, тоз, май өстибез һәм, барысын бергә болгатып, бөккән эченә салабыз Йомырка урынына бүрттергән дөге дә кушалар.

 

Кишер торты.

Кирәк: 3 йомырка, 180 гшикәр комы, 1 чәй кашыгы ваниль, 180 г он, 180 г атламай, 1 стакан уылган кишер, чама белән тоз, камыр көпшәкләндергеч.

 

Кишерне чистартып юабыз, вак угычтан уабыз Йомырка белән шикәр комын туглап, эретелгән атламай, уылган кишер, ваниль, тоз, камыр көпшәкләндергеч, он салып болгатабыз. Майланган табага салып, кызган мичтә 30-40 минут пешерәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев