Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балам тыңламый, нишләргә?

Баланы тыңлату өчен аралашуның берничә серен белү җитә.

“Юк” дип тә әйтеп карыйм, юмалап та карыйм, һич кенә дә тыңлата алмыйм. Нишләтергә соң бу баланы? Мәктәп укучысы, ләбаса, көн саен ызгыш-талаш...”

Әлеге проблема бала тәрбияләүче күпчелек әти-әнигә таныш. Биредә иң мөһиме – хисләргә бирелмичә генә эш итәргә һәм үзегезнең әти-әни икәнлегегезне онытмаска кирәк.

“Юк” сүзен балага чыннан да куркыныч янаганда гына әйтү мөһим. Юлга йөгереп чыккан сабыйны катгый “Юк!” кына туктата ала. Башка вакытларда сабыр гына сөйләшергә кирәк. Бу гадәтне мөмкин кадәр иртәрәк кертсәгез, үсә төшкәч, балагыз белән аңлашылмаучанлыклар сирәк булыр.

Әлбәттә, чикләүләрсез булмый. Балага ни өчен урамга киенеп чыгарга яисә велосипедка утырганда сак булырга кирәклеген аңлату мөһим. Балалар бакчасы, мәктәп, махсус түгәрәк-тренировкаларга йөрү белән дә шулай ук.

Кайвакыт бер үк әйберне берничә тапкыр, хәтта унар мәртәбә аңлатырга кирәк булачак. Биредә сабырлык сорала. Баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүендә әти-әнинең роле аңлатып бетергесез. Моны истән чыгармагыз.

Заман әти-әниләре көненә меңләгән мәсьәлә чишәргә мәҗбүр, еш кына балаларга нәрсә дә булса аңлатып утырырга, аларны көйләп-җайлап торырга вакыт та, сабырлык та, рухи көч тә җитми.

Әгәр дә сез нык арыгансыз, гади генә аралашу-аңлашу  да сезне чыгырдан чыгара икән, көч табып, балага дөресен әйтегез: “Мин хәзер  арыдым, кемнең дөрес, кемнең юк икәнлеген тикшереп торырга хәлем дә, көчем дә юк. Зинһар, миңа 20-30 минут вакыт биреп тор, соңыннан аңлашырбыз”, - диегез. Кайвакыт менә шул бер җөмлә барысын да хәл итеп куя. Соңыннан бала белән бергәләшеп мәсьәләне хәл итеп бетерергә онытмагыз!

“Син ‒ начар, син ‒ тыңлаусыз”, дип әйткәнче, “Син башкарган эш ...нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, ‒ дип сөйләшергә тырышыгыз.

Табиб Евгений Комаровский балаларга кул күтәрүгә катгый каршы килә. Бу бала психикасына тискәре йогынты ясый дип саный ул. Җәза бирүгә килгәндә, инде балагыз чыннан да ярамаган эш башкарган һәм моның белән үзе дә килешә икән, җәзасын  үзе сайласын. Сез биргән җәза аның өчен артык зур яисә артык кечкенә булырга мөмкин.

Иң мөһиме – бала белән сөйләшкәндә кайсыгызның олы кеше булуын истән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев