Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Каһарманнарыбыз турында сөйлибез. Үлемсез полк.

Минем исемем Хуҗин Салават. Алабуга районы Морт гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Сезгә бабам Хуҗин Нәҗип турында язам. Бабамның әтисе Хуҗин Нәҗип Хуҗа улы Шәрәфиев, 1917 елның декабрендә өченче бала булып дөньяга килә. 1941 елның 27 октябрендә Нәҗип бабам сугышка китә. Биш ел дәвам иткән сугыш бик куркыныч була. Бабам дошман кулына әсирлеккә эләгә. Әмма, ул качып котыла. Туган йортына исән-сау кайту бәхетенә ирешә. Ул кайтканда әнисе исән булмый. Ятим калган сеңелләренә терәк булып авылда кала. Колхозга бригадир итеп куялар. Өйләнә, бер-бер артлы балалары туа. 1981 нче елны вафат була.

#МойГеройМояСемья #СабантуйЖурналы #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев