Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

«Әни, мәче алыйк әле!»

Баланың бу үтенеченә ничек җавап бирергә?

Иртәме-соңмы, бала әти-әнисеннән берәр йорт хайваны сорый башлый. Ул, хәтта, башка әйбер, мәсәлән, уенчык, велосипедтан да баш тартырга әзер – әни эт баласы, мәче, попугай яки балык алырга гына рөхсәт бирсен! Әти-әнине күндерү җиңел эш түгел шул, чөнки йорт хайваннарына аерым тәрбия кирәклеген өлкәннәр яхшы белә.

Баланың үтенечен канәгатьләндерүдән баш тартырга кирәкме соң? Психологлар фикеренчә, йорт хайваннары баланың чын дусты була ала. Тик бу әле баланың һәр үтенечен үтәргә дигән сүз түгел. Иң элек әти-әни бала белән сөйләшергә, йорт хайваны алуның нинди җаваплы эш икәнен аңлатырга тиеш. Сабый йорт хайванын карарга, аның турында кайгыртырга кирәклеген аңласын.

Әйтик, мәче алырга уйладыгыз, ди.

Аны алып кайткач та, беренче эш итеп, ветеринарга күрсәтергә кирәк. Мәчедә паразитлар, төрле йогышлы авырулар юкмы – шуны тикшерсен.  Ветеринар йорт хайванын дөрес ашату һәм карау буенча киңәшләрен дә бирер.

Мәче алырга җыенучылар шуны истә тотсын:

  • Мәчеләр баланы тырнап та алыга мөмкин.
  • Алар, еш кына, өйдәге җиһазларны бозалар, обойларны тырнап ерталар. Шуңа да  аларга тырнакларын “кашу” өчен махсус җайланма сатып алырга киңәш ителә.
  • Мәчеләрнең йоннары коела, шуңа күрә гаиләдә берегездә дә мәче йонына аллергия юкмы – алдан моны тикшереп кую зарур.
  • Мәчеләр белән сак булыгыз, аларның хәтере яхшы. Әгәр үпкәләтсәгез, көтмәгәндә генә үч алырга да мөмкиннәр.

Өйгә җанвар алып кайту – уенчык алып кайту түгел. Бала аның белән сак кылансын: койрыгын тартырга, үпкәләтергә ярамый. Мәче белән уйнаганнан соң, гигиена кагыйдәләрен  үтәргә дә онытмагыз. Кулларны сабын белән юарга кирәклеген исегездән чыгармагыз. Шәһәр фатирында яшәсәгез, мәченең “бәдрәфен” дә чиста тотарга кирәк. Мәчеләрне  үзләрен дә юындырып тору мөһим.

Мәченең синең янда мырылдап йоклавы, өйгә кайткан һәркемне йөгереп килеп каршы алуы, бала белән уйнавы күңелле һәм рәхәт бит! Шуңа күрә аны тәрбияләү, карау да җиңел шөгыль булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев