Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Арслан йолдызлыгында туган бала: тәрбияләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Арыслан йолызлыгы астында туган бала, гадәттә, шат күңелле, тиктормас була. Дөрес, аның бу сыйфатлары бар нәрсә дә ул теләгәнчә барганда ачыла. Аның юлына каршы чыксагыз, йә булмаса ул телгән нәрсәне...

Арыслан йолызлыгы астында туган бала, гадәттә, шат күңелле, тиктормас була. Дөрес, аның бу сыйфатлары бар нәрсә дә ул теләгәнчә барганда ачыла. Аның юлына каршы чыксагыз, йә булмаса ул телгән нәрсәне аңа бирмәсәгез, мондый баланың тавышы каты булыр. Һәм сез, күп очракта, моңа түзмичә, ул теләгәнне үтәргә ашагырсыз.

Арысланнар кечкенәдән лидерлык сәләтенә ия булалар. Бу уен уйнаганда бигрәк тә нык сизелә: алар аны оештыра, башкаларны артларыннан ияртә. Моннан куркырга кирәкми, нибары балага артык ирек бирмәскә һәм контрольдә тотарга гына кирәк.
Бу йолдызлыктагы балаларга горурлык хисе хас. Шуңа өстәп, алар әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын тоеп яшәргә ярата. Шулай ук башка балалар белән чагыштырганда алар активрак һәм тынычсызрак. Еш кына аларны ялкаулык биләп ала. Бу очракта аларның ялкаулыгы белән килешергә кирәкми, чөнки бала акрынлап тиранга әйләнергә мөмкин. Кечкенә чактан ук башка балалар белән дә исәпләшеп, аларның сүзен игътибарга алган баланың яхшы кеше булып үсәчәгендә шик юк.
Арысланнар акыллы, яңа материалны тиз отып алалар. Бәлки сыйныфта иң яхшы укучы да булырлар иде, тик еш кына аларга ялкаулык аяк чала. Шуңа күрә мондый балаларда утырып дәрес әзерләү, үзлектән уку гадәтен булдырырга кирәк.

Арысланнарга ирек бирү мөһим, ул булмаса, алар рөхсәтсез генә иреккә чыгарлар.
Арыслан йолызлыгы астында туган баланы тәрбияләү җиңел түгел, тик сабырлык һәм түземлек күрсәтеп, мондый баладан яхшы кеше тәрбияләү өчен бар көчегезне куйсагыз, балагыз сезгә рәхмәт әйтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев