Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Артистлар укучыларга каршы волейбол уйнады [фото]

Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты.Ярыш Әниләр көненә багышланган. Спорт бәйрәме исә концерт номерлары белән үр...

Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты.

Ярыш Әниләр көненә багышланган. Спорт бәйрәме исә концерт номерлары белән үрелеп барган. "Ярышта 4 команда көч сынашкан: артистлар, укучылар(9,10 сыйныф), укытучылар",- ди педагог-оештыручы Илшат Вакказов.

Артистлар командасы составында  Татарстанның атказанган артисты Илсаф, Татарстаннын халык артисты Рөстәм Закиров, Гөлнара Габидуллина, Алинә Мостафина, Алсу Нәбиева, Рәсилә Зәбирова уйнаган. Бәйрәмгә ямь өстәргә үзенең гармуны белән Булат Шәрипов та килгән иде. Гөлнара Габидуллина исә матур җырлары белән сөендерде.
 
Фотолар "Интертат" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев