Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Һай бала, һай бәла!

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән кызы Сөмбелне сорап килүчеләр кыңгырау төймәсенә баскач, Сәкинәнең күз аллары караңгыланып китте. — Сез кызыгызның кайда, нишләп йөрүеннән хәбәрдармы? - диде...

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегеннән кызы Сөмбелне сорап килүчеләр кыңгырау төймәсенә баскач, Сәкинәнең күз аллары караңгыланып китте. 

— Сез кызыгызның кайда, нишләп йөрүеннән хәбәрдармы? - диде коры гына берсе. — Безгә килеп ирешкән яңалыклардан кызыгыз Сөмбелнең бер дусты белән урлашып йөрүләре билгеле булды. Нишләп сез, кызыгыз бусагадан атлап чыгып киткәч, аның кайларда, ниләр эшләп йөрүе белән кызыксынмыйсыз? Өйдә булырга тиешле вакытта ул урлау юлына баскан. Сез — ана кеше — бу хәлләргә нинди аңлатма бирерсез икән?
Бер-бер артлы яңгыраган сорауларның барысына да “Белмим” дип кенә җавап кайтарды Сәкинә. Дөрестән дә, бу хакта уйлап та карамаган бит ул. Иптәш кызына барам дип чыгып китә, мин кайттым дип кайтып керә... Сәкинә артыгы белән кызыксынмады да. Яман белән ялган гел янәшә йөри, диюләре дөрес икән.
Булмады бәхете Сәкинәнең, булмады. Хәер, аңа туганда ук бәхетсез мөһере сугылган иде.
***
Сәкинәне тудырганда әнисе күзләрен мәңгелеккә йома. Кызның үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык булмый — бер кулы җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәтләнми. Сәлим белән Галиянең беренче мәхәббәт җимешләре була Сәкинә. Галиягә генә көтеп алган нарасыен күкрәгенә кысарга, назлап үстерергә язмаган.
Язмыш әзерләгән ачы хәсрәт белән Сәлимнең килешми хәле калмый. Баланы алыргамы, юкмы дигән сорау белән берничә көн көрәшкәч, кызчыгын бала тудыру йортыннан барып ала ир. Олы яшьтәге әнисенең ярдәме бик зур булса да, ир кешегә хатын-кыз назы да кирәк бит әле. Җитмәсә, кызчык сәламәтлеккә туймый. Тормыш корып бер ел да яратышып яшәргә өлгермәде, авыру бала белән тол калды ир.
Сәкинәгә ике яшь тулгач, игълан аша Наҗия исемле хатын белән таныша Сәлим. Кияүгә чыкмаган, баласы юк. Очрашып сөйләшәләр дә, бер-берсен ошаталар. Ләкин хатынның таләбе була: “Мин сиңа баласыз киләм, синең дә балаң булмасын. Тормышны ак биттән башласак кына, гаилә корырбыз”.
Зур авырлык белән Сәлим кызы Сәкинәне әбисе карамагына тапшыра. Яшь хатын бик усал булып чыга. Ул ни әйтә, ничек әйтә Сәлимгә шуның белән килешеп яшәргә кала. Ата белән баланың да арасы өзелә. Үзләренең бер уллары, бер кызлары дөньяга аваз сала. Сәкинә исемле апалары барлыгын белмичә үсә алар. Ялгышып та Сәлимнең беренче баласын кунакка дәшми Наҗия. “Миңа кадәрге тормышың юк синең, мин һәм безнең балалар бар!” - дип кенә әйтә.
Ир кешенең дә җаны бар. Курчак кебек кызчыгын Сәлим дә бик сагынып яши. Лапас почмагына чыгып елаган чаклары еш була аның.
Ходай Тәгалә үксез бала Сәкинәдән чибәрлекне жәлләмәгән. Әйтеп бетергесез чибәр, сылу гәүдәле була ул. Башта, сирәк кенә булса да, хатыныннан качып, Сәлим кызына бүләкләр китергәләп йөри, тик соңыннан эзен бөтенләй суыта. Үзе теләмиме, әллә хатыны сизеп алганмы - анысы караңгы.
Әбисе тәрбиясендә буй җиткерә, укуын тәмамлый кыз. Һәркемдә була торган гыйшыклык чоры башлана. Нияз исемле егет белән танышып, бергә яши башлыйлар. Туйлап торырга хәлләреннән килми, никах кына уздыралар. Кая ашыккандыр, ул чакта унсигез генә яшен тутырган була әле Сәкинә. Хатынының кулы зәгыйфь булуга артык игътибар итми Нияз, ә чибәрлегенә, матур буй-сынына мөкиббән була ул. Кызлары туа. Аңа Сөмбел дип исем кушалар.
Матур гына тәгәрәгән тормышка хыянәт килеп керә. Ире гел командировкаларга йөрүче хезмәттәше янына ияләшә Нияз. Күзләре ялтыраган, хәмер исе килгән, тамагы тук ирнең гаиләдә гаме калмый. Төрле ялганнар уйлап чыгарып, өйдән чыгып китү ягын гына карый Нияз. Эше дә “сменалы”га әйләнә. Төннәрен дә шул хатын янында уздыра бит ул. Иренең сөяркәсе барын сизә Сәкинә. Үзе дә ялгыз үскәч, ятимлекнең ачысын татыгач, тормышларын бозып, кызын әтисез итәсе килми. Йөрер дә бер туктар әле, гомер буе алай кылана алмас дип уйлый. Йөрәк сызлавын эчкә йотып, язмышының гаделсезлегенә рәнҗеп яши бирә Сәкинә.
Ләкин, көннәрдән бер көнне, Нияз, күлмәк-ыштаннарын тутырып, шул хатын янына чыгып китә. Кызларының мәктәпкә кергән елы була ул. Җитмәсә, теге хатынның баласы белән бер сыйныфка туры килә. Ата-аналар җыелышында ул хатынны күрү аеруча да авыр була Сәкинәгә. Барып чәченә ябышырга теләсә дә, тыелып кала.
Сәкинәнеке белән генә түгел, үз тормышы белән дә уйный ул хатын. Башта иреннән аерылып Нияз белән яшәсә, соңрак Нияз белән араларын өзеп, кабат беренче ире белән кала. Әмма Сәкинә янына ире кире кайтмый. Аның түбәнсенеп: “Кушылыйк, балабыз әтисез үсә”, - диюенә каршы, Нияз дорфа гына җавап кайтара, янәсе, мәхәббәтләре инде узган.
Андый узгынчы мәхәббәтләре күп була Ниязның: хатыннан хатынга йөрү ошый аңа, күрәсең, берәү белән дә төпләп яши алганы юк.
Сәкинәгә Сөмбелне ялгыз үстерү җиңел булмады. Әбисе исән чагында кыенлыклар бик сизелмәгән икән, ни дисәң дә, пенсия акчасы тормыш алып барырга ярап торды. Ә ул үлгәч, Сәкинәгә яшәү авырлашты. Хезмәт хакы, инвалидлык акчасы булса да, җиткерә алмады хатын. Кызы сораган күп нәрсәне алып бирергә мөмкинлеге булмады. Тормышның кырыслыгында баланың гаебе юк югын, тик нишләмәк кирәк...
Кызы Сөмбел тайгак юлга кереп киткән менә. Ундүрт кенә яшь бит әле аңа.
Иптәш кызы белән кибет киштәсеннән әйбер урлап чыкканда тотылганнар. Моңарчы да хәйран урлаштырганнар.
Кулларыннан гына эләктерә алмаганнар икән. Югалган товарның тәгаен алар эше генә икәнен сатучылар раслый. Соңгысында саклап ук торганнар. Башка вакытта җайлы гына эләктереп чыгып та җәзасыз калгач, гел шулай барыр дип уйлаган кызлар. Ләкин капкынга эләккәннәрен сизми калганнар.
Инде менә Сәкинәнең бусагасын балигъ булмаганнар бүлегеннән килүчеләр атлап керде. Кызын исәпкә алачакларын белдерделәр. Сәкинә тормышындагы кара тасманың бетәсе юк икән әле. Үзеңнеке түгел, балаңның язмышы өчен йөрәк ныграк әрни. Һай, бала, бала!..
Лилия САТТАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев