Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Аяк киемен дөрес сайла!

Җәй көне күпләр урамда, хәтта эш урынында да артсыз аяк киеме кияргә ярата. Җайлы бит: эссе түгел, эләктерәсе юк. Фото: pixabay.comЛәкин ортопедлар мондый аяк киеме кырырга, төрле микроблар эләктерү,...

Җәй көне күпләр урамда, хәтта эш урынында да артсыз аяк киеме кияргә ярата. Җайлы бит: эссе түгел, эләктерәсе юк.
Фото: pixabay.com

Ләкин ортопедлар мондый аяк киеме кырырга, төрле микроблар эләктерү, гәүдә торышы бозылу, аяклар авырту сәбәпчесе булырга мөмкинлеген кисәтә. Берничә гади кагыйдәне истә тотып, боларны булдырмаска да була.

  1. Артсыз аяк киеме актив ял итү өчен түгел. Алар комда, бассейн, саунага барганда яхшы. Ләкин бу аяк киемендә көне буе йөрергә ярамый. Артсыз аяк киеме белән йөгерергә, озак басып торырга, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, яки озаклап йөрергә киңәш ителми.

  2. Мондый аяк киеме алганда, артык арзанын сайлау кирәкми. Бераз кыйбатрак булса да, табаны уңайлы булганын сайлау дөрес.

  3. Иске аяк киемен вакытында ташлый белергә дә кирәк. Артсыз аяк киеме озакка чыдамый. Шуңа күрә, алар ярыла яки ертыла башласа, ташлау ягын карагыз. Тузган аяк киеме белән йөрү куркыныч.

  4. Ачык аяк киеме бернидән дә сакламаганлыктан, бәрелү, киселү яки башка җәрәхәт алу мөмкинлеге зур. Кая басканыгызга да игътибарлы булыгыз.

  5. Артсыз аяк киемендә аяк гел кояш астында була, тизрәк пычрана. Шуңа аякларны ешрак юарга, кояштан саклаучы кремнар сөртергә кирәк.

  6. Күн аяк киеме резиннан ясалганнарына караганда яхшырак. Аларның аякны кыру мөмкинлеге дә аз.

  7. Ачык аяк киеме белән руль артына утырмау хәерле. Аларның аяктан төшеп китү ихтималы зур. Машина йөрткәндә, аяк киеме тыгыз утырырга тиеш.

  8. Мондый аяк киемнәрен дә дөрес үлчәм һәм сыйфатына карап сайлыйлар. Табаны сыгылмалы, ләкин йомшак булмаска тиеш. Әгәр аяк киеме җайлы гына икегә бөкләнә икән, аның сыйфаты начар дигән сүз. Ул аякта буш та тормасын, үкчә яки аяк башы да чыкмасын. Табан тип-тигез түгел, ә аяк формасын алырлык итеп эшләнгән булуы зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев