Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала киемнәрен ник махсус порошок белән генә юарга ярый?

Дөресен генә әйткәндә, бу темага язарга күптән план корып йөри идем инде. Тик чын-чынлап оялдым! Чөнки кызыбыз туып ике-өч ай узгач, сабый өчен порошок, кондиционер сайлауга әллә ни зур игътибар бирми...

Дөресен генә әйткәндә, бу темага язарга күптән план корып йөри идем инде. Тик чын-чынлап оялдым! Чөнки кызыбыз туып ике-өч ай узгач, сабый өчен порошок, кондиционер сайлауга әллә ни зур игътибар бирми башладым.
Фото: pixabay.com
Тик күптән түгел өч яшен тутырган сабыйларның да әйберләрен һаман балалар өчен махсус порошок белән юучы әниләр барлыгын белгәч, әлеге темага яңадан тукталырга карар кылдым. Алдан ук әйтеп куям, мине кабатлый күрмәгез!
Әлбәттә, авырлы вакытта һәрвакыттагыча бу теманы яхшылап өйрәндем. Белгечләр киңәш иткән иң кыйммәтле порошокны сатып алып, туачак сабыемның пеленкаларын, ыштан-күлмәкләрен юып мәш килгәнлегем һаман хәтердә. Әле алай гына да түгел, бала киемнәрен салыр алдыннан, кер юу машинасының эчләрен дә яхшылап чистарттым – микроблар кала күрмәсен, янәсе. Порошокны да бит әле күп салырга ярамый, бер ике аш кашыгы да җитә дип өйрәтте китап...
Тик теге кыйммәтле порошок беткәннән соң, мин дөрес әни булудан туктадым. Юк, ялгышам, тагын бер балалар порошогы сатып алганмын икән әле, тик бу юлы инде шактый арзанракны. Аннары исә бала өчен аерым, үзебез өчен аерым порошок сатып алу мине ни сәбәпледер туйдырды. Баланың киемнәрен өлкәннәр өчен порошок белән юа башладым.
Әйтергә дә оят, соңрак гомумән бозылдым: кая анда кер юу машинасын юып вакыт әрәм итү, бала киемнәре белән үзебезнекен бергә кушып юа башладым хәтта.
Нәрсә әйтим, бала өчен махсус порошок белән гомуми порошок арасында әллә ни аерма күрмәдем. Киресенчә, гади порошок яхшырак та юа кебек тоелды әле миңа. Шулай булгач, рекламага ышанып, әллә нинди бер кирәксез кыйммәтле нәрсәләргә акча әрәм итү урынлы микән? Чөнки кибеткә керсәң, анда бала порошокларының ниндие генә юк бит.
Фото: pixabay.com
Юк-юк, сез мине аларга каршы дип уйлый күрмәгез тагын. Әлбәттә, каршы түгел, мин үземнең бу өлкәдәге булдыксызлыгымнан читенсенәм дә әле. Ничек кенә булмасын, өйдә бала керләре өчен махсус порошок булу бик мөһим, бигрәк тә беренче айларда. Кем белсен, бәлки бала аллергиягә бирешә торган нәни булыр. Бу очракта сезгә махсус порошок кына ярдәмгә киләчәк. Бердәнбер киңәш: бу мәсьәләдә акыллырак булу зыян итмәс. Ягъни,рекламаларга ышанмыйча, башта арзанлырак порошокка өстенлек бирегез. Әгәр дә ул нәнинең тән тиресенә начар тәэсир ясамаса, шуның белән юуны дәвам иттерегез. Бетте-китте, проблема юк.
Аннары бит әле өлкәннәр һәм балалар өчен порошоклар составлары буенча аерыла дигән фикерләр дә йөри. Ягъни, балалар порошогы организм өчен зыянлы матдәләрсез эшләнә. Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгелдер. Шулай булгач, балалар порошогы нәниле йортның аерылгысыз өлеше булырга тиеш булып чыга.
Фото: pixabay.com
P.S. Язманы язып бетереп, бер кат укып чыккач, тиз генә кибеткә барып кызым өчен махсус порошок алып кайту теләге туды. Шулай итми булмас, ахрысы...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев