Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балаң Кысла йолдызлыгында туса...

Алга таба гаҗәпләнмәс өчен хәзер үк исегездә калдырыгыз: балагыз Кысла йолдызлыгы астында туган икән, аның кәефе 5 минут саен диярлек үзгәреп торачак.Бала-Кысланың кечкенәдән үк күрү, тәм сизү, ишетү...

Алга таба гаҗәпләнмәс өчен хәзер үк исегездә калдырыгыз: балагыз Кысла йолдызлыгы астында туган икән, аның кәефе 5 минут саен диярлек үзгәреп торачак.

Бала-Кысланың кечкенәдән үк күрү, тәм сизү, ишетү һәм башка шундый нәрсәләргә яхшы хәтере үсә. Үскәч, ул аңа нәрсә ашатканнарын, нинди уенчык белән уйнаганын, нинди тавышлар ишеткәнен әйтеп бирә алачак.
Бала-Кысла артыннан күзәтү бик кызыклы шөгыль: бер минут эчендә аның йөзендә әллә ничә эмоция алмашына.
Мондый бала өчен өйдәге атмосфера башка балаларга караганда күпкә мөһимрәк. Әгәр ул тиешле дәрәҗәдә хуплау һәм мәхәббәт тоймый икән, ул ябылырга мөмкин, комплекслар барлыкка килүе дә ихтимал.
Бала-Кыслалар гадәттә тыныч, үзләре генә уйнарга ярата. Бай күзаллаулары һәм фантазияләре аркасында аларга беркайчан да моңсу түгел. Еш кына андый балаларга реаль дусларны алар үзләре уйлап тапканнары алмаштыра. Бу мавыгу бик көчле, әти-әниләренә озак кына ул «дусларның» ниләр эшләгәннәре хакында хикәяләр тыңлап утырырга кирәк булачак. Реаль булмаган бу кешеләрне сез дә күргән кыяфәт чыгарсагыз, балагызның сезгә карата ышанычы артыр.

Бала-Кыслалар бик куркучан була. Аларның яшьләре гади көйсезләнүдән түгел, ә нәкъ менә куркудан була. Шуңа күрә елаганнары өчен аларны орышырга түгел, ә кочаклап, куркынычның юклыгын аңлатырга кирәк.
Кечкенә Кыслаларның эмоциональлеген аларның нечкә артист холкы белән аңлаталар. Әгәр аны уртаклашырга өрәнсәгез, балада төрле күнекмәләрне үстерергә була. Битараф булган очракта бу холык үз-үзенә карата кызгану, әрнүгә яки кырыслылыкка әйләнеп кайтачак, ә баланың куркулары явызлык, шиклелек һәм кансызлыкка әйләнергә мөмкин.
Шул ук вакытта Бала-Кыслага артык игътибар бирү дә дөрес түгел. Бала үскәч, ул мөстәкыйльлек, холык һәм үз-үзен яклау көченнән мәхрүм булачак. Алтын уртаны саклый белергә кирәк.
Мәктәптә Кыслалар тарихка кызыксыну белдерә, төрле дата һәм вакыйгаларны яхшы истә калдыра. Күпләре ахыр чиктә актер, фоторәссам, музыкант яки башка иҗади һөнәрләрне сайлый.

Тирә-юньдәге бар нәрсә аларга көчлерәк тәэсир иткәнгә күрә, бала-Кыслалар еш кына фантазияләргә бирелергә ярата. Кайсы җирдә чынбарлык тәмамланып, уйлап чыгарылган нәрсәләр башланганын аңламассың да. Көндәлек вакыйгалар турында сөйләгәндә, аларны артык «бизәгәнгә» күрә башка балалар Кыслаларны алдакчы дип атарга мөмкин. Ләкин бу бер дә ялган түгел, бары дөньяга үзенчәлекле караш кына.
Бала-Кыслалар кечкенәдән үк акчага кызыга. Әти-әнидән акча гына сорау очраклары түгел бу. Кыслалар үзләре акча эшләргә, хәтта банкта үз хисабын булдырырга омтыла. Малайларны бизнес өлкәсе кызыксындырса, кызлар кулинария һәм өй эшләре белән мавыга. Ике сыйфат та мактауга лаек.
Бала-Кыслалар якыннарына карата бик кайгыртучан, гаилә традицияләрен хөрмәт итә, гаиләнең финанс халәтенә битараф түгел. Алар төрле геройлар һәм танылган шәхесләр турында китапларга өстенлек бирә, еш кына алар урынында үзләрен күз алдына китерә. Кыслалар җәнлекләрне бик ярата. Гадәттән тыш очрак – ул балачакта тиешле мәхәббәт һәм игътибар алмаган бала. Ләкин бу очракта инде гаеп анда түгел, ә әти-әнидә.

Үсеп җиткәч, бала-Кыслалар туган йортын онытмый. Мөгаен, балалар арасында алар иң игътибарлыларыдыр әле. Кечкенә генә мөмкинлек күрендеме – дөньяның икенче почмагында яшәсәләр дә, бик рәхәтләнеп туган нигезгә кайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев