Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала Яңа ел каршылый – акчаң гына чыдасын!

Без әле бала белән яңа ел каршылауның ни дәрәҗәдә чыгымлы булуын моңа кадәр аңламаганбыз икән. Быел исә күрәбез күрмәгәнне... Атасының кесәсендәге акчасы гына чыдасын, билләһи... Фото: pixabay.comЯңа...

Без әле бала белән яңа ел каршылауның ни дәрәҗәдә чыгымлы булуын моңа кадәр аңламаганбыз икән. Быел исә күрәбез күрмәгәнне... Атасының кесәсендәге акчасы гына чыдасын, билләһи...
Фото: pixabay.com
Яңа ел алдыннан акча болай да күп бетә. Бәйрәм өстәле, матур күлмәк, әти-әнигә, туганнарга, якыннарга бүләкләр – боларның берсе дә һавадан төшми. Тик менә балалы гаиләгә исә тагын да авыргарак туры килә икән бит. Хәер, мин моның шулай булуына быел гына төшендем. Чөнки кызыбыз үсеп, яңа елның нинди бәйрәм булуын  аңлый башлады...
Мин юри генә балага чын мәгънәсендә ошаячак һәм аны сөендерә торган яңа ел бәйрәменең ничә сумга чыгачагын санап карадым. Әлеге исемлекне сезгә дә тәкъдим итәм.
Әлбәттә инде, сүзне яңа елга кыш бабай бүләгеннән башлыйк. Нәни балалар белән рәхәт, аларга кыш бабай бар ни дә, юк ни. Бүләк бирмәсәң дә ярый. Яисә инде үзең теләгән берәр уенчык яки кием-салым сатып аласың. Тик бала үсә төшкәч үзенең теләк, хыялларын җиткерә башлый. Ул ошатмаган бүләк алсаң баш бетә!
Хәер, мин башта быелгы яңа ел да артык чыгымнарсыз гына узып китәр дип хыялланган идем. Тик юк, бәхет елмаймады. Беләсезме, кызыма яңа елга нәрсә сорады?  10 мең сум (!) тора торган принцесса сарае!!!
Дөресен генә әйткәндә, ул аңа күптәннән күз атып йөри инде. Кибеткә кергән саен “Ал, ал!” дип теңкәгә тия. Ә беркөнне исә интернеттан кыш бабай котлавын карады да, “Әни, миңа кыш бабай бүләккә принцесса сарае алып килә!” – дип “сөендерде”. Юри генә интернетка кереп, бу сарайның бәясен тагын бер кат карап чыктым: 50 процент ташлама белән 5 мең  сумга алырга мөмкин икән хәзер. Нишләргә? Кыйммәт бит, әй...
Ярар ла, бүләк кенә алып, шуның белән эш бетсә... Әле бит быел “Чыршы куйыйк”, – дип тә аптырата. Ясалма чыршы, үзегез беләсез, шулай ук арзан түгел. Ким дигәндә, 2000 сум акча кирәк. Алгач-алгач, яхшырагын да аласы килә. Шуларга пластмасс уенчыклар да өстәсәк, яңа ел чыршысы бәясе тагын да арта.
Тик чыршы белән генә дә эш бетми. Бала янына кыш бабай, кар кызы да чакыртасы килә. Сабыйның күңеле күтәрелеп, сөенече эченә сыймаганны күрүе рәхәт бит. Бердәнбер сөенеч – бу өлкәдә бераз экономияләп була. Күпләр кыш бабай, кар кызын берничә гаилә бергә җыелышып чакыра икән. Бу бар яктан да отышлы: балага да күңеллерәк, гаилә бюджеты да бераз саклана. Без дә шулай итәрбез, мөгаен.
Кыш бабай, кар кызын да чакырттык, ди. Тик бит бу гына да җитми. Әнә, башкалар балаларын курчак театры, башка яңа ел тамашаларына  алып бара. Безнең дә барасы килә. Өстәвенә, кызым да аның ише концерт, спектакльләргә мөкиббән. Әлбәттә, барабыз!  Ике кешегә 1500-1700 сум акча да жәл түгел, хәтта.
Ә анда бару өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә инде, матур күлмәк! Матур күлмәк алу өчен нәрсә? Акча!
Менә шулай, җәмәгать. Быел баланы яңа ел белән котлау өчен безгә якынча 10 мең сум акча кирәк булып чыга. Ике яшьлек балага! Ике, өч балалы гаиләләр нишли икән, ә?

Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев