Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә?

Безнең киңәшләр ярдәм итәр.

Мәктәптә укумы, өйдәме – баланың моны дөрес үтәве мөһим. Түбәндәге киңәшләр уку процессында ярдәм итәр.

 

1. Эшне ахырына кадәр җиткереп башкару.
Башта ук бала белән эшләнәсе эшнең күләмен сөйләшеп куегыз. Аңа баланың көче җитәрлек булуына игътибар итегез. Зур биремнәрне бүлеп башкарыгыз. Шулай иткәндә, укучы аларны арып-талып түгел, нәтиҗәсенә шатланып башкарыр.

 

 

 

2. Яңалыклардан курыкмау.
Төрле биремнәр эшләгез. Алар фикерләү сәләтен, тырышлыкны арттырырга булыша.

 

 

3. Аңлатканны яхшылап тыңлау һәм күрсәтмәләрне төгәл үтәү.
Бала башта әйткәнне аңларга өйрәнсә, соңрак биремнәрне укып та башкара ала. Шуңа да өйдә баланың кайбер йорт эшләренә җаваплы булуы һәм укуга кагылышлыларын үзе үтәве кирәк. Мәсәлән, ул кибеттән алырга кирәкле азыкларның исемлеген яза, шөгыльләнү әсбапларын үзе тутыра, башка эшләрдә булыша.

 

 

4. Башкарасы эшне бәяли белү.
Мәсәлән, бер биремне эшләргә 10 минут җитә, икенчесенә 1 сәгать кирәк. Биремнәрне мөһимлегенә карап башта һәм аннары эшләнәселәренә бүлергә өйрәнү дә яхшы.

 

 

5. Биремнең эчтәлеген аңларга өйрәнү.
Бала белән нәрсә эшләргә кушылганын сөйләшергә, алдан ук аңлашылмаган сүзләрне аңлатырга кирәк.

 

 

6. Үрнәк буенча эшли белү.
Баланың күрсәтелгән үрнәк буенча рәсем ясарга, фигуралар төзергә, конструктордан нәрсәдер эшләргә тиешлеген аңлавы зарур. Үзенчә эшләү, яки бераз үзгәртү һәр очракта да туры килмәскә мөмкин.

 

 

7. Биремне үтәү вакытына сыешу.
Вакытны билгеләргә өйрәнүне ком сәгате ярдәмендә кабатларга була.

 

 

8. Җаваплылык хисе булдыру.
Бала кайчан биремне дөрес яки ялгыш эшләгәнен аңлый белсен. Ул аны карандашы язмауга яки укытучы әйбәт аңлатмауга сылтарга тиеш түгел. Укучы белән сөйләшергә, төрле очраклар булырга мөмкинлеген, ләкин ул башкарган эшкә ул гына җаваплы булуын дөрес итеп аңлатырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев