Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага әкрен генә дә сугарга ярамый!

Олыларның күпчелеге баланың үпкәләвен чынга алмый. Үз яшенә карата, бу яңа уенчык алмаган, яки компьютерда уйнарга рөхсәт итмәгән өчен генә булырга мөмкин, дип уйлыйлар. Үпкәнең мондыйлары була һәм ал...

Олыларның күпчелеге баланың үпкәләвен чынга алмый. Үз яшенә карата, бу яңа уенчык алмаган, яки компьютерда уйнарга рөхсәт итмәгән өчен генә булырга мөмкин, дип уйлыйлар. Үпкәнең мондыйлары була һәм алар, чыннан да, әлләни зур түгел. Ләкин болар белән беррәттән, әти-әниләр аркасында тирәнрәк үпкәләтүләр дә килеп чыга ала.
Олылар балалар белән үзләрен һәрвакытта да дөрес тотмый. Алар, үзләре дә сизмәстән, бала каршында ярамаган гамәлләр эшлиләр яки аңа бөтенләй тиеш түгел сүзләр әйтәләр.
 

Мәсәлән, берәр ярамаган эше өчен балага сугу (әкрен генә булса да) аны нык үпкәләтергә мөмкин. Әти-әни моны тәрбиянең бер чарасы дип кабул итсә, бала өчен алай түгел. Бала тәрбияләүдә, гомумән, физик җәза кулланырга ярамый. Алар баланы түбәнсетә һәм алдагы тормышында эзсез югалмый. Бала авырткан җире өчен түгел, ә әти-әнисенең аңа карата шундый мөнәсәбәте өчен елый. Орышулар балага карата кешелекле һәм шәхесе өчен куркынычсыз булырга тиеш.
Кычкырулар балаларны шулай ук үпкәләтә. Ә бит күп кенә ата-аналар сәбәп белән дә, сәбәпсез дә балаларына даими тавыш күтәрә. Олылар кычкырганда, бала аның ни өчен икәнлеген аңламый да. Башта ул бик каты курка башлый, аннары аның күңелендә үпкә оялый. Моның никадәр авыр икәнен аңлау өчен, тавыш күтәргәндә, баланың күзләренә карау җитә.

Әти-әни тарафыннан игътибар булмау да бала өчен авыр әйбер. Балаларга һәрвакыт игътибар кирәк, аларга ул мөһим, шуңа алар үзләренә каратырга тырыша да инде. Әгәр олылар һәрдаим балаларын кире какса, кечкенәләр моны дөресләүнең әллә нинди юлларын таба. Берәр начарлык эшләгәндә, әти-әниләренең аңа игътибар бирүләрен сизә ул. Мондый очракта кычкырсалар да, олыларның игътибары анда була бит! Шулай итеп, бала, аны күрсеннәр өчен, үзен махсус тәрбиясез тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев