Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага кышкы киемнәр – элек һәм хәзер...

Кыш җитә башладымы, һәр ата-ана баласына җылы кышкы кием турында уйлана башлый. Аллага шөкер, минем быел андый кайгым юк: узган ел кызыма комбинезонны ике елга җитәрлек итеп, зур размерда алып куйган...

Кыш җитә башладымы, һәр ата-ана баласына җылы кышкы кием турында уйлана башлый. Аллага шөкер, минем быел андый кайгым юк: узган ел кызыма комбинезонны ике елга җитәрлек итеп, зур размерда алып куйган идем...
Фото: pixabay.com
Сез беләсез инде, бу теманы мин елга бер мәртәбә күтәреп алырга яратам. Тик быел исә әлеге кием-салымның башкарак ягы кызыксындырды. Язмамның атамасыннан аңладыгыз инде: бүген мин хәзерге һәм элеккеге кышкы киемнәр турында “акыл сатачакмын”.
90 нчы елларда туган һәркем хәтерли: без кечкенә чакта сабыйлар арасында язгы-көзге пәлтәләр, туннар популяр иде. Башка бүрек тә кигереп куйсалар  гел тәмлешкәгә әвереләсең инде менә. Хисчән апаларның берсе дә синең яныңнан башыңнан сыйпамыйча яки чуп-чуп итеп үпмичә узып китә алмый. Әле дә хәтерлим:  алар офыкта күренүгә ялгыш кына үбеп алмасыннар дип шундук битемне яшерә башлый идем...
Хәзер исә мин аларны бик яхшы аңлыйм. Элеккеге фотоларны карап утырам да, шаккатам. Бала-чаганы чыннан да бигрәк матур киендергәннәр инде, ә. Әлеге пәлтә-тун, бүрек кигән сабыйлар яныннан мин дә тыныч кына узып китә алмас идем, мөгаен.
Тик бүген дөньялар башка. Әти-әниләр арасында куртка, ыштаннар популяр. Кеп-кечкенә генә сабыйларга ат башы кадәрле кабартылган нәмәстә кигереп куялар да, “балам мәңге туңмаячак”, - дип сөенәләр. Кайчакларда әлеге курткадагы бала аягын да атлый алмый, билләһи. Әлеге комбинезонны алырга  ел саен 5-6 мең сум акчасын жәлләгән кайбер аналар сабыйларына бу куртканы ике-өч размерга зуррак итеп тә ала әле. (Мин шуларның берсе). Андый круткада инде бала атлау гына түгел, кымшана да алмый. Тик анысы әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме – җылылык!
Һәм, беләсезме, ни өчендер әлеге курткаларны кигән балалар миңа бер дә чибәр, матур, мөлаем булып күренмиләр. Барысының да йөзләре бертөрле диярсең. Эстетика турында исә әйтеп тә торасы юк. Минем белән күпләр килешәчәк: бу популяр  куртклардагы балалар фотографияләрдә дә матур чыкмый! Нәтиҗә: әлеге курткалар чоры узып, безнең онык-оныкчыклар әни-бабаларының кечкенә чактагы фотоларын караганда, “ай-яй ,матур киендергәннәр үзләрен”, - дип безне мактап утыручы булмаячак.
Тик моданың кире кайта торган гадәте бар. Пәлтә-туннар белән дә шул ук хәл. Соңгы елларда яшь әниләр арасында балаларына матур пәлтә-туннар кигереп йөртүчеләр очрый башлады. Күптән түгел генә сәүдә үзәкләренең берсендә матур мехлы, алсу төстәге пәлтә кигән өч яшьлек кызны күрдем дә телсез калдым. Менә бит нинди матурлык! Минем кызыма да пәлтә алырга кирәк!
Миңа уйладым икән, шундук эшләргә кирәк. Бөтен кибет буйлап кызыма пәлтә эзли башладым. Тиз таптым-табуын: пәлтәсе дә, туны да очрады. Тик бәясен күрүгә хыялларым чәлпәрәмә килде. Биш мең сум! Биш мең... Я, сез ничек? Балагызга биш мең сумга пәлтә алыр идегезме?
“Кышкы комбинезон алгансың бит әле. Шуның урынына кышкы пәлтә яки тун алырлар”, - дисезме? Әйе, монда беркадәр мантыйк бар. Тик мантыйк белән генә ерак китеп булмый шул. Минем башымда теге кабартылган курткадан башка кышкы киемнәрнең салкын булуы турында фикер утыра. Кунакка барсаң бер хәл, ничек инде әлеге биш меңлек пәлтәне кигереп, баланы урамга уйнарга алып чыкмак кирәк. Ә шунда ялгыш пычракка егылса? Я булмаса пәлтәсенә берәр юылмый торган тап төшерсә? Юууук, кирәк түгел бу баш бәласе. Әнә куртка пычрандымы, юеш чүпрәк белән тиз генә сөртәсең да аласың. Шуның белән вәссәләм...
Шулай итеп, пәлтә-тун сатып алу уеннан кире кайттым. Тик мине һаман бер сорау борчый: әти-әниләр безнең миллион тапкыр пычранган пәлтә,туннарны ничек юдылар икән, ә? Җавап бирегез әле...

Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев