Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балагыз кыз йолдызлыгы астында туса... Характерны йолдызнамә аша белеп була. 

Кыз йолдызлыгында туган бала дөньяны авазлар аша ишетеп белергә өйрәнә. Ул олылардан ишеткән авазларны кабатлый һәм, әйтергә кирәк, бик төгәл килеп чыга. Бу - актерлык сәләтенең чагылышы. Кыз-бала бик...

Кыз йолдызлыгында туган бала дөньяны авазлар аша ишетеп белергә өйрәнә. Ул олылардан ишеткән авазларны кабатлый һәм, әйтергә кирәк, бик төгәл килеп чыга. Бу - актерлык сәләтенең чагылышы. 

Кыз-бала бик тиз, фикер сөреше дә йөгерек. Тик шул ук вакытта ул тыныч һәм тавышсыз. Бер карасаң, бу сыйфатлар капма-каршы кебек, тик алар баланың киләчәк характеры турында белгертә.
Бу йолдызлыкта туган балалар истерикага бирелмиләр, скандаллар куптармыйлар. Пөхтә булулары белән аерылып торалар, уенчыкларын һәрвакыт алган урыннарына куялар.
Компанияләрдә, гадәттә, аларны ишетә алмассыз. Тик Кыз-бала гаиләсен бик ярата, үзен һәрвакыт иркен тота. Телләре бик иртә ачыла, тиз һәм аңлаешлы сөйләшәләр. Өйдәгеләренә борчу-хәсрәт китермиләр, әни кеше өчен бу бала идеаль ярдәмче. Ул бөтен өй эшләрендә кул арасына керәчәк.
Алар сүз тыңлаучан да. Бер сүзне берничә кат кабатлау кирәкми. Тиз өйрәнүчән Кызларны өйрәтүе дә күңелле. Мәктәптә аларны укытучылары да ярата. Дәресләрен әзерләгәндә бик игътибарлылар.

Кыз йолдызлыгындагы балалары тәнкыйтьләгәндә бик уйлап эш итәргә кирәк. Чит кешеләр янында булганда бигрәк тә. Артык тәнкыйть аңа зур мораль травма салырга да мөмкин. Шуңа аңа ялгышлыкларын җайлап кына аңлатыгыз.
Кыз-балалар эш сөючән, җаваплы, җитди булалар. Теге яки бу гаделсезлекне сизсәләр шелтә белдерми калдырмаслар. Вак эшләрне да ахырына җиткерергә түземлекләре бар.
Балачагында Кыз йолдызлыгы астында туган сабыегыз белән уйнарга, укырга, өйрәтершә вакытыгызны кызганмагыз. Кеше янында белми торсалар үзләрен мескен хәлендә хис итәләр. Кызлар өчен "белмәү" башка йолдызлыкларга карганда да авыр кичерелә торган момент.
Кыз йолдызлыгында туган бала да, һәр кеше шикелле, әти-әни назына, тәмле сүзенә, игътибарына мохтаҗ. Бу компонентлар җитмәгән очракта бала үсеп-буйга җиткәч кешеләр белән мөнәсәбәтләрен кора алмаска мөмкин. Төскә-биткә матур, акыллы Кызлар барыбер дә бик тыйнак. Аларны мактап, үсендереп тору кирәк.
Кыз үз әйберләренә тигәнне яратмый, көнлек тәртибе бозылса да эче поша, яшүсмер чорында шәхси тормышына тыгылганны бөтенләй күтәрми. Сорауга җавап бирми икән, яңадан сорап мәшәкатьләнмәгез: барыбер җавап ала алмассыз.
Санап үтелгәннәрдән соң Кызлар идеаль бала булып тоелса да, начар яклары да юк түгел. Бер әйберне йөз кабатлау, ризалашмау, үз теләген өстен кую - аларга хас сыйфатлар.

Кызлар - тормышта реалистлар, шуңа әкиятләрне яратып бетермәскә дә мөмкиннәр.
Әгәр дә аңа балачагында алдына зур максат куясыз икән, ул аңа ирешәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев