Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балагыз Үлчәү йолдызлыгы астында туса...

"Ой, нинди матур бала!" - Үлчәү йолдызлыгында туган балаларның әти-әниләре бу сүзләрне бик еш ишетә. Алар, чыннан да, бик мөләем, сөйкемле, китаплардагы фәрештә шикеллеләр.Үлчәү йолдызлыгында туган ба...

"Ой, нинди матур бала!" - Үлчәү йолдызлыгында туган балаларның әти-әниләре бу сүзләрне бик еш ишетә. Алар, чыннан да, бик мөләем, сөйкемле, китаплардагы фәрештә шикеллеләр.

Үлчәү йолдызлыгында туган балалар тыныч булалар, һәрчак елмаялар һәм һәрнәрсәдән канәгать шикеллеләр. "Шикеллеләр"... Чынлыкта исә Үлчәү-Бала һәрвакыт "фәрештә" түгел шул.
Үлчәүләрнең исеме тулысынча җисеменә туры килә. Алар бар нәрсәне дә үлчиләр. Алдына солы боткасы белән бутерброд куйсагыз да кайсын беренче ашарга белмичә ярты көн аптырап утырырга мөмкин. Сайлау - алар өчен иң авыр шөгыль. Шуңа да балагызга нидер булса да сайларга кирәк булганда һәрчак ярдәмгә ашыгыгыз, сайлый белергә өйрәтегез.
Шулай ук Үлчәү-Бала ашыктырганны яратмый. Җитди карар кабул итәргә кирәк булганда ашыктырсаң - гомумән дә, уңышсызлыкка ирешергә мөмкиннәр. Аларның бу халәтен кирелеккә санамагыз, булышып җибәрегез.
Тик булышканда игътибарлы булыгыз: тыныч тавыш белән сөйләшегез, әмер бирмәгез. Артыннан уенчыкларын җыярга өйрәткәндә ачуыгыз чыгып, үзегез җыештырып куймагыз: җиренә җиткереп аңлатыгыз. Югыйсә үсеп-буйга җиткәч тә балагыз сезнең ярдәмнән башка яши белмәскә мөмкин.

Үлчәү-Балага озын ял кирәк. Чөнки ул бер чиктән икенче чиккә йөгерә: йә энергиясе ташып тора, йә бик тыныч. Бу - аның өчен гадәти күренеш, моңа аптырарга кирәкми.
Үлчәүләр бик башлы, тиз фикер йөртүчән, логикалары көчле, дискуссияләр барышында һәрчак җиңеп чыгачаклар.
Тагын бер кызыклы яклары бар: үлчәүләр гайбәтне сөймиләр. Кешене шәхес буларак һәрчак хөрмәт иткән Үлчәү башка берәү турында начар фикер белдермәс, кирәкмәгән җиргә борынын тыкмас.
Өйдә тәртип яраталар, һәрвакыт ярдәмгә килергә дә әзерләр.
Үлчәүләрдә артистлык һәм музыкаль сәләт булырга мөмкин. Тиешле вакытта белгечләргә күрсәтеп карагыз.
Яшүсмер вакытларында алар тиз гашыйк булучан. Тик чын мәхәббәтләрен тиз тапмаслар - аларга карар кабул итү авыр. Бу очракта да сезнең ярдәмегез кирәк булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев