Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балаларга ярымфабрикатлар ашатачаклар

6 марттан Казан мәктәпләре, балалар бакчаларында ярымфабрикатлар кулана башлаячаклар. Аны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында җитештерәчәк.Бу ысул ризыкларның сыйфатын яхшыртачак,...

6 марттан Казан мәктәпләре, балалар бакчаларында ярымфабрикатлар кулана башлаячаклар. Аны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында җитештерәчәк.



Бу ысул ризыкларның сыйфатын яхшыртачак, продуктларны урлауны һәм кул хезмәтен азайтачак, дип саныйлар. Житмәсә, күп кенә белем бирү учреждениеләрендәге ашханәләрдә ризыкны саклый торган блокларда эшләүче хезмәткәрләр юк икән.


6 марттан башлап, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга, мәктәп укучыларына сыер итеннән ясалган котлет, балык, ит фрикаделькалары, балык һәм тавык итеннән ясалган биточкины алдан әзерләнгән килеш белем биру учреждениеләренә таратылачак.


– Полуфабрикатлар составында ит, суган, тоз, панировка өчен кулланыла торган сохарилардан башка бер әйбер дә юк, – ди департамент директоры Гүзәл Ананьева.


Элек, ярымфабрикатлар ясалмаган вакытта технологик процессны бозу очраклары да ачыкланган булган. Мисал өчен, порциянең авырлыгын киметү, калорияләре туры килмәү һәм башкалар.


2016 елда департаментның куркынычсызлык хезмәте 145 балалар бакчасын һәм 353 мәктәпне тикшергән. Нәтиҗәдә, балалар бакчаларында – 347 меңлек, ә мәктәпләрдә 4 миллион сумлык зыян салынган. Азык-төлекләрне урлауның 15 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев