Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балаларны интернеттан аерырлык 5 өстәл уены

Балаларны интернеттан аерып алу көннән-көн авырлаша. Кеше белән аралашуны да, урамга чыгып уйнауны да, дуслыкны да алыштырмакчы бу әйбер хәзер. Әмма бөтен гаилә белән өстәл уеннары уйнап та, вакытны б...

 

Балаларны интернеттан аерып алу көннән-көн авырлаша. Кеше белән аралашуны да, урамга чыгып уйнауны да, дуслыкны да алыштырмакчы бу әйбер хәзер. Әмма бөтен гаилә белән өстәл уеннары уйнап та, вакытны балалар белән күңелле уздырырга була икән. Мондый уеннарны теләсә кайда уйнап була: өйдә, юлда, бәйрәмнәр вакытында, кунаклар килгәч. Өстәл уеннары – бабайлар, әбиләрне дә уенга катнаштыру мөмкинлеген бирә. Уен барышында бер-береңне якыннанрак белергә, уйлау сәләтен үстерергә, дуслыкны, бердәмлекне арттырырга була.
Бәлки, сезгә дә ошап куяр, уйнап карагыз әле. Электән килгән классик уеннар: шашка, шахмат, домино, пазл җыю кебек уеннарга хәзер заманчалары өстәлде. Бүген сезгә популярлыгы белән беренче урыннарда торган өстәл уеннарын тәкъдим итәбез:

1. "Пятница" – карточкалы өстәл уены
Уен тәртибе: синең маңгаеңа бер сүз язылган кәгазь ябыштыралар, анда нәрсә язылганын син белмисең. Монда теләсә нинди сүз булырга мөмкин: төрле персонажлар, предметлар, бөтенләй көтелмәгән әйберләр. Шуннан соң син, калган уенчыларга төрле сораулар биреп, үзеңнең кем икәнлегеңне ачыкларга тырышасың. 

 

 

Яшь категориясе: 10+
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-6 кеше


  
2."Монополия" -  төрле яшь категориясе өчен карточкалы өстәл уены. 
Уен тәртибе: Уен күчемсез милек сатып алу һәм аның белән идарә итү турында. Һәркемгә персонажлар, акча бирелә. Яшь ягыннан иң кечкенә уенчы кубикны атып, үз персонажы белән йөрешне башлый. Ул буш милеккә туры килсә, аны сатып ала һәм үз значогын калдыра. Икенче уенчының персонажы аның милегенә туры килсә, ул уенчы аңа күрсәтелгән суммада акча түли. Уен ахырында кемнең акчасы күбрәк кала, шул җиңә.

 

 

Яшь категориясе: 5+
Уен өчен ничә кеше кирәк: 2-4 кеше


 
3. “Соображарий” – карточкалы өстәл уены.
Уен тәртибе: уен алдыннан “категория” һәм “хәреф” карталарын һәркемгә күренә торган урынга, арткы яклары белән урнаштыралар. Уенны мәктәптә иң яхшы укыган яки укучы кеше башлый. Ул “категория” һәм “хәрефләр” бүлегеннән беренче картаны ала. Уенчылар бу категориягә туры килүче һәм бу хәрефтән башланучы сүзләр уйларга тиеш. Сүзне беренче уйлап табучы уенны дәвам итә.

 
4.”Имаджинариум” – Карточкалы өстәл уены. 
Уен тәртибе: уенны алып баручы үзенең бер карточкасына ассоциация уйлый һәм аны башкаларга әйтә, бу картаны йөзен аска каратып уртага куя. Башка уенчылар үз карточкалары арасыннан бу ассоциациягә туры килүче рәсемне эзләп таба, шулай ук йөзен аска каратып уртага куя. Алып баручы карталарны ала, бутый һәм рәттән тезеп чыга. Уенчыларга алып баручының беренчел сайлаган картасын белергә кирәк.

 

 

Яшь категориясе: 6+
Уен өчен ничә кеше кирәк: 4-7 кеше


 
5. “Ответь за 5 секунд” - кызыклы сорауларга тиз арада җавап бирүне максат итеп куйган өстәл уены
Уен тәртибе: һәр сорауга җавап бирү өчен 5 секунд вакыт каралган – вакытны сәгать саный. 3 сорауга җавап биргән очракта, алга барасың. Җавап бирмәсәң - урыныңда каласың.

 

 

Яшь категориясе: 8+
Уен өчен ничә кеше кирәк: 3-6 кеше


Энҗе НОГМАНОВА әзерләде

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев