Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балалы өйгә чыршы сайлыйбыз...

Яңа ел җитә, дуслар! Ә яңа елның төп билгесе исә, әлбәттә, чыршы. Тик без инде ике ел дәвамында өйдә чыршы бизи алмый интегәбез. Чөнки кечкенә бала бар...Әмма быел ирем белән киңәшләштек тә, тәвәккәлл...

Яңа ел җитә, дуслар! Ә яңа елның төп билгесе исә, әлбәттә, чыршы. Тик без инде ике ел дәвамында өйдә чыршы бизи алмый интегәбез. Чөнки кечкенә бала бар...

Әмма быел ирем белән киңәшләштек тә, тәвәккәлләргә булдык. Өстәвенә, кызыбыз да, урамда матур итеп бизәлгән чыршыларны күрә дә, “миңа да кирәк”, - дип аптырата.
Шулай итеп, быел 2019 нчы  елны чыршы белән каршы алырга исәп. Тик ул һаман  сайланмаган әле. Кайсысына өстенлек бирергә: ясалмасы яхшымы, әллә инде бөтен өйне тәмле искә күмеп утыра торган чын чыршымы? Уенчыклар нинди булырга тиеш? Тартмаларда балабыз туганчыга кадәр гел кулланылышта булган пыяла уенчыклар тузан җыеп ята. Аларны эләргәме, әллә инде пластмасс уенчыклар сатып алыргамы? Сораулар күп, ә җавап юк.
Шуңа күрә чыршы алыр алдыннан бу теманы  яхшылап өйрәнеп чыгарга булдым да инде. Укыдым-укыдым да, балалы йорт өчен иң яхшысы – ясалма чыршы дигән нәтиҗәгә килдем. Нигә дип уйлыйсыз? Хәзер сөйлим.
Шәхсән мин ясалма чыршыларны бер дә яратмыйм. Ә менә чынын исә өзелеп сөям. Матурлыгы, тәмле исе генә дә ни тора. Өстәвенә, ул ясалма чыршы кебек еллар буе тузан җыеп ятмый. Тик менә белгечләр исә балалы өйгә чын чыршы алып кайтуның начар идея булуын ассызыклый. Беренчедән, кечкенә энәләр! Гадәттә, алар коелучан була. Димәк, аларның баланың тын юлына китү куркынычы бермә-бер арта дигән сүз.
Чын чыршының тагын бер тискәре ягы – алар балада аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән. Белгечләр фикеренчә, бу агачта аллергия тудырырга сәләтле матдәләр шактый. Шуңа күрә сак булырга, балада сәбәпсез ютәл, яшь агу, томау төшү кебек билгеләр барлыкка килсә, чыршы белән тиз арада саубуллашырга кирәк. Аллергик балалы йортларга  исә чын чыршы алып кайту гомумән ярамый.
Шулай да мине башкасы куркытты. Ул да булса агачта “йоклап ятучы” бөҗәкләр. Бактың исә, кайсыбер бөҗәкләр салкында йокыга чумып, җылыга кергәч уянырга сәләтле икән. Бу исә төрле тешләүләр, әлеге урыннарда аллергия барлыкка килү куркынычы тудыра.
Ә менә ясалма чыршының исә тискәре яклары күпкә азрак. Ул да булса – еллык тузан, саклау өчен урын кирәк булу, “яңа ел исе” булмау һәм... бетте! Шуңа күрә балалы йортка иң яхшысы – ясалма чыршы булып чыга!
Хәзер исә сезгә чын һәм ясалма чыршыларны карау һәм тәрбияләү серләрен өйрәтәм. Чын чыршыны өйдә ике атнадан артык саклау һәм аны балалар бүлмәсенә урнаштыру киңәш ителми. Ясалма чыршыны исә урнаштырыр алдыннан яхшылап юсагыз яхшы. Тартмалардан алгач, берничә көн урамда тотыгыз. Елканы 10 елга бер мәртәбә булса да алыштырып тору зарур.
Уенчыкларга килсәк, әлбәттә инде, пыяла уенчыклардан читтә торсаң яхшы. Шулай да, мин чыршының өске өлешенә пыяла уенчыкларны, ә кызымның буе җитә торган урыннарга пластмассларын эләргә карар кылдым.
Менә шул! Сөйлисе килгән сүзем шушы иде, җәмәгать. Ясалма чыршыны “яратырга” өйрәнәм менә. Тик өйдә “яңа ел исе” дә иснисе килә. Шуңа күрә чыршы ботаклары алып кайтып, вазага урнаштыру турында уйланып утырган мәлем...
Фото: pixabay.com
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев