Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы бакчага кайчан бирергә?

Соңгы вакытта бу сорау мине аеруча борчый башлады бит әле, җәмәгать. Кызыма 1,7 яшь кенә булуга карамастан, ул бакчага йөрергә күптән әзер кебек. Горшокка йөрергә өйрәнмәгәнлеген исәпкә алмаганда, әлб...

Соңгы вакытта бу сорау мине аеруча борчый башлады бит әле, җәмәгать. Кызыма 1,7 яшь кенә булуга карамастан, ул бакчага йөрергә күптән әзер кебек. Горшокка йөрергә өйрәнмәгәнлеген исәпкә алмаганда, әлбәттә...

Нигә мин шундый нәтиҗәгә килдемме? Хәзер аңлатам...
Кагыйдә буларак, без кызым белән көне буе бергә! Я мин, я әтисе һәрвакыт аның белән мәш килә. Уеннар да уйныйбыз, китаплар да укыйбыз, мультфильмнарны да бергәләп карыйбыз, югыйсә. Тик аңарга безнең белән кү-ңел-сез! Еш кына ул безнең “компания”дән тиз туя. Рәсемне күп дигәндә 5-10 минут ясый, уенчыклар да аны әллә ни кызыксындырмый – өйдә уенчыкларның теләсә-кайда аунап ятуы белән бәйле тәртипсезлекнең күптән инде булганы юк.
Ә менә башка балалар янында аны алыштырып куялармени... Яңа дусларга ул бик тиз күнегә: сәгатьләр буе бертуктамый уйнарга, бөтен уенчыкларын чыгарып, өйнең астын өскә китерергә мөмкин. Урамда берәр яшьтәшен, хәтта 6-7 яшьлек зуррак балаларны күрсә дә, сөенеченнән нишләргә белми. Аптырагач, кулларын чәбәкләп “ур-р-ра!” дип кычкыра. Балалар мәйданчыкларында да шул ук хәл. Безнең бар икәнлекне онытып, яңа дуслары белән сәгатьләр буе уйнарга мөмкин.
Нәкъ менә шуңа күрә дә мин кызым белән һәрвакыт балаларга якынрак булырга тырышам. Миңа калса, балалар бакчасы аның өчен иң яхшы вариант булыр иде... Ә үсеп беткән балалары белән өйдә утыручы аналарны мин гомумән аңламыйм. Алар көне буена нишләп бетә икән???
Ә менә психологлар минем белән килешми. Аларның барысы да диярлек баланы 2 яше тулганчыга кадәр бакчага бирү нәни өчен бик зур стресс дип белдерә. “Бу – баланың әнисенә иң күнеккән чоры. Аны әнидән аерып, чит мохиттә калдыру нәни организмны стресска дучар итә. Бала еш авырый, көйсезгә әверелә”, - дигән рухтагы психолог киңәшләре белән бөтен интернет челтәре тулган. Алар фикеренчә, баланы садикка илтү өчен иң кулай вакыт - 3-4 яшьлек чор.
Әле дә хәтерлим, бала табу буенча лекцияләргә йөргәндә хатын-кызлар консультациясендәге психолог шулай ук бу теманы күтәргән иде. Ул безне – булачак әниләрне - балаларны иртә балалар бакчасына биреп, аларның психикасын боза күрмәгез дип кат-кат кисәтте.
Әйе, хәзерге әниләрнең күбесе психологлар киңәше буенча гына яши. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән миндә заманында “баланы имезмәсәң – син ана түгел”, - дигән фикер формалашкан иде. Шуның аркасында күпме стресс кичердем. Ә хәзер исә баланы балалар бакчасына бирергә шүрлим ... Психикасы бозылудан куркам, чөнки.
Моңа тагын бер фактор йогынты ясый, билгеле. Ул да булса, әйләнә-тирәдәгеләр фикере. Бер генә мисал китерәм. Бер танышым баласына яшь ярым вакытта эшкә чыкты. Уртак танышлар исә аның күзен дә ачтырмыйлар, малай. “Мескен бала”, “ничек йөрәгең җитте”, “карьера качмый ул, балаң турында уйла”, дип әледән-әле ярасына тоз сибәргә генә торалар. Әле аларга әби-бабайлар, туган-тумачалар да кушылса, баш бетә.
Әби-бабайлар дигәннән, шәхсән мин бер яшьлек вакытта ук садикка киткәнмен. Гомумән, ул чорда өч яшькә кадәр бала белән өйдә утыручы хатыннар булды микән? Аллага шөкер, минем дә, сеңлемнең дә психикасы бозылмаган, гадәти балалар булып үскәнбез. Шуң күрә, аңламассың...

Менә төнгә каршы шундый уйлар килде башыма, җәмәгать. Ә сез бу мәсьәлә турында нәрсә уйлыйсыз? Баланы кайчан бакчага илтсәң яхшы?
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев