Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланың битен салкыннан ничек сакларга?

 Әле дә хәтерлим: кечкенә чакта әни кыш көне урамга уйнарга чыгарып җибәргәндә биткә күп итеп каз мае сылый иде. Битләре өши күрмәсен, янәсе. Хәзер исә башка заман. Баланы урамга алып чыкканда бер дә...

 Әле дә хәтерлим: кечкенә чакта әни кыш көне урамга уйнарга чыгарып җибәргәндә биткә күп итеп каз мае сылый иде. Битләре өши күрмәсен, янәсе. Хәзер исә башка заман. Баланы урамга алып чыкканда бер дә каз мае сылыйсы килми. Өстәвенә, кибет, даруханәләрдә дә баланың битен өшүдән саклый торган миллион төрле крем тәкъдим итәләр...
Кагыйдә буларак, яңа туган сабыйның битен саклау әллә ни мөһим түгел. Чөнки бу чорда ул коляскасында тик кенә ятып тора. Салкын кар, җил аны читләтеп уза. Ә менә бала үсә төшкәч, 2-3 яшләр тирәсендә исә, баланың битен салкыннан саклау чын мәгънәсендә проблемага әверелә. Әгәр  сабыегызның  минем балам  төсле шарфларны җене сөймәсә, тагын да авыргарак туры киләчәк.
Шәхсән мин бу проблема белән беренче тапкыр узган ел очраштым. Кышкы матур көннәрнең берсендә кызым белән урамга уйнарга чыгарга карар кылдык. Эй, рәхәтләнде соң балам карда аунап. Өйгә кергәч исә, мин кызымның кып-кызыл бит очларының агара башлаганын күреп алдым. Әлбәттә инде миндә паника башланды. Булды бу, мин әйтәм, баламның битен өшеткәнмен икән. Тик вакытында тынычландым анысы. “Кечкенә чакта үземнең дә миллион тапкыр шулай булганы бар иде, берни дә булмаган әле, битем исән-сау”, – дип уйладым. Аллага шөкер, ярты сәгатьтән әлеге өшү билгеләренең эзе дә калмады. Тик миңа шул җитә калды. Баланың битен салкыннан саклауның заманча ысулларын эзли башладым.
Иң кызыгы беләсезме нәрсә? Урамга чыкканда мин баламның битенә салкыннан саклый торган махсус крем сөрткән идем, югыйсә. Тик ни өчендер аның файдасы булмады. Файдасы булмады гына түгел, киресенчә, нәкъ менә ул кызымның нәни йомшак тиресенә начар тәэсир ясады булса кирәк.
Интернетны аркылыга-буйга укып чыккач, мин моның чыннан да шулай булуын аңладым. Бактың исә, бу өлкәдә рекламага гына ышану ярамый икән. Даруханә, кибетләрдә тәкъдим ителә торган кремнарның яртысының күбесен шундук чүплеккә чыгарып атсаң яхшы. Ә ничек соң алайса дөрес крем сайларга дисезме? Хәзер өйрәтәм.
Шунысы мәгълүм, салкында баланың битенә сөртеләчәк кремнарның составында беренче чиратта вазелин булмаска тиеш икән. Ул тирене калын пленка белән каплый, шул рәвешле тире өстендә җыела торган суның парга әйләнүен тоткарлый ди. Нәкъ менә шушы хәл битнең өшүенә китерә дә икән инде. Шуңа күрә вазелин бары тик җилдән генә саклый, һава температурасы 5 градустан түбән булганда, аны куллану тыела, дип кисәтә белгечләр.
Крем составында спирт һәм су бар икән, алардан шулай ук баш тартыгыз. Әгәр дә инде “сулы” крем сатып алгансыз икән, аны салкынга чыгарга 40 минут кала (!) сөртергә киңәш ителә. Шәхсән миндәге крем нәкъ менә шундый “сулы” булган. Минем хатаны кабатламагыз: крем инструкциясен яхшылап укыгыз, җәмәгать.
Әгәр дә инде салкында балагызның битен өшеткәнсез икән, төрле тирене торгыза торган кремнар сөртү киңәш ителә. Тик шуны онытмагыз: кремнарны ничек кенә мактамасыннар, баланың битен салкын җилдән саклауның иң яхшы чарасы – шарф! Әгәр дә балагыз шарфларга мөкиббән икән, димәк сез бәхетле әни!!!
 

Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев