Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы елавыннан туктата торган бер җөмлә

Әти-әниләргә әле генә уйнап-көлеп йөргән сабыеның кинәт кенә кычкырып елый башлавы яхшы таныш. Әле артык игътибар бирә башласаң, елап, әллә нинди зур спектакль оештыруы бар!Мондый очракларны булдырмас...

Әти-әниләргә әле генә уйнап-көлеп йөргән сабыеның кинәт кенә кычкырып елый башлавы яхшы таныш. Әле артык игътибар бирә башласаң, елап, әллә нинди зур спектакль оештыруы бар!

Мондый очракларны булдырмас өчен, психологлар җиңел генә юл тәкъдим итә.
Баланың ни өчен елаганы мөһим түгел. Яраткан уенчыгы ватылганмы, әллә рәттән ничәнче конфетын ашарга рөхсәт итмиләрме – нәрсә генә булса да, вакытны озаклап бала көйләүгә әрәм итмәскә кирәк. Аларны сабый барыбер ишетмәячәк. Моның урынына тыныч кына, дусларча аңа менә бу сорауны бирегез: «Бу зур мәсьәләме, уртачамы яки кечкенәме?»
Мәсәлән, улыгыз йә кызыгыз, дусты аңа уенчыгын бирмәгән өчен кәефсезләнде, ди. Баланың кычкырып елавын көтү кирәкми. Шунда ук дөрес сорауны бирергә кирәк. Ә җавапны ишеткәч, бергәләп бу күңелсезлекне ничек хәл итү турында уйларга була. Бәлки икенче уенчык алыргадыр? Яки дустына бергә уйнарга тәкъдим итәргә? Вариантлар бик күп!
Белгечләр әлеге гади генә тоелган сорауның баланы ничек юата алуын түбәндәгечә аңлата:
–​ бала аның хисләрен кабул иткәнне һәм хөрмәт белән караганны сизә;
–​ тыныч кына сорау бирү баланы елаудан туктарга, уйларга һәм төрле хәлләргә дөрес карарга ярдәм итә;
– бу сорауны биреп, әти-әниләр балага мәсьәләне үзе чишәргә мөмкинлек биргән кебек була.
Шулай итеп, шушы сорау аша бала белән берничә минут тыныч кына сөйләшеп, вакытыгыз да күп сарыф ителми, аның ышанычын да яулыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев