Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы җиңәргә һәм җиңелергә өйрәтәбез

Бу тормышта һәр кеше җиңү һәм җиңелү белән очраша. Шушы халәтләр белән бәйле булган хисләрне дөрес кичерә белергә кирәк. Балаларга бигрәк тә. Җиңәргә һәм җиңелергә өйрәтү өчен:1. Уйнаганда махсус...

Бу тормышта һәр кеше җиңү һәм җиңелү белән очраша. Шушы халәтләр белән бәйле булган хисләрне дөрес кичерә белергә кирәк. Балаларга бигрәк тә.
 

Җиңәргә һәм җиңелергә өйрәтү өчен:
1. Уйнаганда махсус җиңелмәгез
Еш кына әти-әниләр бергәләшеп уйнаганда җиңелүне хуп күрәләр. Янәсе, бала да сөенә, аларга да тыныч. Һәрвакыт җиңәргә генә өйрәнгән бала, үзеннән көчлерәк булган яшьтәшләренә җиңелүне авыр кичерер. Биредәге хурлык, оят һәм күңел тынычсызлыгы сезгә җиңелүдән күпкә күбрәк булыр. Шуңа бер җиңеп, бер җиңелсәгез отышлы.
2. Җиңелүнең уңай якларын табып күрсәтегез
"Әйе, син бүген беренчелекне яуламадың, тик синең чыгышың бик матур килеп чыкты!"; "Сезнең команда 2-нчегә калды шул, тик сездәге бердәмлек — искиткеч! Киләчәктә дә гел шулай булыгыз!"; "Синең бүләгең матуррак та булган әле, 1-нче урынга бирелгәне сиңа ошамас иде" — һәм шушы типтагы җаваплар белән балагызны тынычландыра аласыз.
3. Җиңелүнең сәбәбен анализлагыз
Коррект формада балага ялгышларын аңлату кирәк. Киләсе юлы җиңү өчен кирәк бу. Гаепне хөкемдарларга, башка катнашучыларга сылтап калдыру дөрес түгел. "Сиңа шигырьнең бу урынын шомартып бетерәсе иде"; "Икенче юлы тавыш тембрына зуррак игътибар бир" кебек киңәшләр белән балагызга ярдәм итегез.
4. Аны көндәшләре белән чагыштырмагыз
Баланы кичәге халәте белән генә чагыштыру кирәк. Яшьтәшләре/көндәшләре белән чагыштырырга ярамый! "Теге юлы 10 хатаң бар иде, бу юлы 5 кенә!" дип илһамландырыгыз.
5. Мактый белегез
Балагыз моңсу чакта "Мин синең горурланам!", "Син минем иң акыллысы" дия белү дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев