Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

“Бебиситтер”лар яки ... Баланы калдырып, “гүләнҗегә”!

Хәзер яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтүнең нинди генә ысуллары юк. Күптән түгел генә алар өчен тагын бер кызыклы хезмәт турында ишеттем һәм сезнең белән уртаклашырга булдым. Шулай итеп, бу язмада сүз “...

Хәзер яшь әниләрнең тормышын җиңеләйтүнең нинди генә ысуллары юк. Күптән түгел генә алар өчен тагын бер кызыклы хезмәт турында ишеттем һәм сезнең белән уртаклашырга булдым. Шулай итеп, бу язмада сүз “бебиситтерлар” турында барачак.
Фото: pixabay.com
Шушы көннәрдә ишегалдында өч ай элек кенә әни булган бер туташ белән сөйләшеп торырга туры килде. Баласына дүрт ай да юк, ә ул инде эшкә чыгарга ниятли икән. Сүз гадәти 8 сәгатьлек эш вакыты турында бармый, әлбәттә. Ә көненә нибары өч-дүрт сәгатькә чыгып керергә тели. “Няня яллыйсың әллә?” – дигән сорауга исә, ул: “Юк, бебиситтерларга мөрәҗәгать итәчәкмен”, - дип җавап бирде.
Әйтегез әле, кайсыгызның “бебиситтер” дигән сүзне ишеткәне бар? Инглиз телен бераз гына чамалаучылар белә инде: русча/татарчага ул нәкъ менә “няня” дип тәрҗемә ителә. Тик яшь әниләр лексиконында “бебиситтер” һәм “няня” сүзләренең мәгънәсе аерыла... Няня бала янына көн саен диярлек килүче, күпмедер дәрәҗәдә сабыйны тәрбияләүче , аның белән озак вакыт уздыручы буларак кабул ителсә, бебиситтерлар исә - сәгатьләп эшләүчеләр. Ягъни, синең ашыгыч рәвештә берәр җиргә барасың булса, шушы хезмәтнең номерын җыясың һәм алар сиңа тиз арада бебиситтер җибәрә. Шулай итеп, син эшләр белән мәшгуль булган арада әлеге нянялар синең балаң белән утырып тора.
Бактың исә, хәзер яшь аналар арасында әлеге төр хезмәт шактый популярлашкан икән. Хәер, бу аңлашыла да. Дөнья бетереп, бала калдырырга кеше эзләгәнче, бебиситтер чакыртасың да, бетте-китте... син ирекле! Әгәр дә әлеге бала караучыны үзен генә сабый белән өйдә калдырырга курыксаң, үзең белән алып барырга мөмкин. Бебиситтер рәхәтләнеп синең арттан йөриячәк.
Шулай итеп, яшь әни бебиситтер белән кая тели, шунда бара ала. Мәсәлән, син сәгатьләр буе рәхәтләнеп кибеттә йөри аласың. Я булмаса маникюр-педикюр ясатасың. Телисең икән, дусларың белән кафеда утыр, күңел ач. Ә бу вакытта тәрәзә артында бебиситтер синең балаңның кәефен күтәрә, уйнатачак.
Миңа калса, бу сервисның ни өчен шулай популяр булуы аңлашыла. Уйлап кына карагыз: балаң һәрвакыт синең янда, синең күз уңыңда. Тик шул ук вакытта сиңа комачауламый, һәрвакыт караулы. Димәк, күңел тыныч дигән сүз: рәхәтләнеп үз эшләрең белән шөгыльләнергә яки ял итәргә мөмкин.
Әлбәттә инде, барыгызны да бу хезмәтнең бәясе кызыксындыра торгандыр. Мин әлеге танышым эзләп тапкан компаниягә шалтыратып, юри генә бәяләрен сорашып белдем әле. Һәм дөресен әйтәм: бик тә риза калдым. Бер баланы бер сәгатькә калдыру нибары 250 сум. Ә инде берьюлы ике бала калдырсаң, 350 сум түләргә туры киләчәк. Ух, мин әйтәм, бер генә баласы булган дустым белән күрешеп, чәй эчеп алу, сөйләшеп утыру өчен бу бер дигән мөмкинлек бит! Һәр кешедән нибары 150 сум дигән сүз. Мөрәҗәгать итми булмас, мөгаен. Кызыктыра...
Фото: pixabay.com
P.S. Әйтергә онытканмын икән, бебиситтерларның медицина белешмәләре, башка документлары барысы да бар. Бу яктан тыныч булыгыз, дип ышандыралар.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев