Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Безнең дә песи бар

Киңәшләр

Өйләрендә песи асраучылар алар турында азмы-күпме белә инде. Ә менә әле яңа гына йомшак дуслы булганнар өчен бу киңәшләр бер дә комачау итмәс.

Өйдә песи барлыкка килер алдыннан әзерләнер өчен кирәк-яраклар исемлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Песинең йокы урыны. Табигатьтә песи семьялыгына керүчеләр җирдән биектә йоклый. Шуңа да песиегез өчен махсус йокы урынын сатып алырга яки үзегезгә ясап куярга мөмкин. Анндый урында песиләр үзләрен тынычрак сизә.

Ашау савытлары: Алар артык сай да, артык тирән дә булмаска тиеш. Песинең һәрвакытта алдында чиста су булырга тиеш. Аларның сәламәтлекләре өчен күп су эчү кирәк. Су савытын ашау савыты белән янәшә үк куймагыз.

Песи бәдрәфе урынын да махсус лотоклар алып көйләп куярга кирәк. Һәм соскы хакында да онытмагыз. Аларның бәдрәфен гел чиста тотарга, савыты тулгач, алыштырырга кирәк.

Кайбер хуҗалар йомшак дуслары өчен уен зонолары да көйләп куя. Монда уйнаганда өйдә генә яшәүче песиләрнең хәрәкәтчәнлеге арта, сәламәтлекләре ныгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев