Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бик тәмле җиләк кайнатмалары - рецептлар

Быел җиләк шәп уңган икән, дуслар. Бәлки моңа туктаусыз яңгырлар сәбәпче булгандыр. Табигать байлыкларыннан күптөрле кайнатма әзерләү ысуллары бар. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.Җир җиләге кайнат...

Быел җиләк шәп уңган икән, дуслар. Бәлки моңа туктаусыз яңгырлар сәбәпче булгандыр. Табигать байлыкларыннан күптөрле кайнатма әзерләү ысуллары бар. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җир җиләге кайнатмасы


Җир җиләге – 4 стакан
Шикәр комы – 4 стакан
Лимон кислотасы – 1 гр

Жир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк.
Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз.
Вакыт узганнан соң, савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз.
Икенче көнне утта әзер булганчы тотабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.

Каен җиләге кайнатмасы



Каен җиләге – 500 гр
Шикәр комы – 700 гр
Су – 400 мл
Суны кайнатып чыгарабыз. Аңа каен җиләген салабыз. Кайнап чыккач, 5 минут тотабыз. Шикәр комын кушабыз. Уртача утта, кайный башлагач, тагын 5 минут көтәбез.
Уттан алып, кайнатманы суытабыз. Коры банкаларга салкын килеш тутырабыз.
Каен җиләге кайнатмасы суынганда әзерләнеп бетә. Җиләкләр дә бөтен килеш кала, хуш исләре дә саклана. Шуңа күрә кайнатманы банкаларга да суынгач кына тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев