Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Чәч үрүнең бер ысулы - бергәләп эшләп карыйк:

Бүген үрелгән толымнар кабат модада. Чәч үрүнең бихисап ысулы бар. Кемгәдер, бәлки, бик мәшәкатьле эш кебек тоеладыр. Юк! Бик җиңел! Әйдә, бергәләп эшләп карыйк. 1. Безгә кирәк булачак: массажка, урта...

Бүген үрелгән толымнар кабат модада. Чәч үрүнең бихисап ысулы бар. Кемгәдер, бәлки, бик мәшәкатьле эш кебек тоеладыр. Юк! Бик җиңел! Әйдә, бергәләп эшләп карыйк. 

1. Безгә кирәк булачак: массажка, уртача яки вак тешле тарак, невидимкалар, шпилькалар, чәчне бизәр өчен берәр аксессуар, безнең очракта – чәчәк.
2. Чәчне массажка ярдәмендә әйбәтләп тарыйбыз да, вак тешле тарак белән аерып, яннан зур гына бер өлешен учка алабыз.
3. Аны 5 тигез өлешкә бүләбез.
4. Уң як кырыйдагы толымны уртадагы толым астына җибәрәбез, ә уртадагы толым үзе бу вакытта ян толым урынына күчә.
5. Икенче яктагы толымнар белән дә шуны ук башкарабыз, аннан кыр-кырыйдан тагын берәр толым өстибез.
6. Яннан өстәмә толым куша-куша, аска кадәр үреп төшәбез.
7. Яннан алынган өстәмә толымчыклар, төп толымга өстәлеп, баш формасы буенча диагональ ясап төшәчәк, ә яннан чәч алынмый торган өлешкә күчкәч, төп толым гадәти рәвештә үрелеп бетерелергә тиеш.
8. Үрелеп беткәч, толымның очын кереш белән беркетеп куябыз.
9. Киләсе этап – толымны бөтереп, баш өстенә урнаштыру. Толымны очыннан тотып бөтерә башлыйбыз.
10. Бөтергәннән соң, шпилькалар ярдәмендә башка беркетәбез.
11. Әзер причёсканы декоратив шпилькалар, чәчәкләр белән бизәргә була. Барысы да синең зәвыгыңнан гына тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев