Чебен-черкидән балаларны ничек сакларга?

Көннәр җылыну белән корт-бөҗәкләргә дә дөнья иркенәя. Бигрәк тә балалар черки тешләүдән зыян күрә. Бал корты, шөпшә чагу тагын да куркынычрак. Җәй көне алардан саклану чараларын күрү яхшы.

– бал корты, шөпшә, боҗаннарны (шершень) чуар киемнәр, баллы хушбуй җәлеп итүен истә тотыгыз.
– ачык һавада өстәлдә баллы ризыкларның өстен капламыйча калдырмагыз. Ашаганда, игътибарлы булыгыз. Бөҗәкләрнең дә тәм-томга кунган булулары бар.
– балаларга эчендәге сыеклык күренми торган савытлардан, мәсәлән, алюминий банкалардан эчәргә рөхсәт итмәгез.
– умарта ояларына тимәгез, балаларга да моны эшләргә ярамаганлыгын аңлатыгыз.
– бал кортлары күченә туры килсәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, әкрен генә бу урыннан китәргә тырышыгыз.
– чебен-черкидән саклый торган челтәрләр кулланыгыз.
– бөҗәкләргә каршы чараларны күрсәтмәләрне укыгач кына файдаланыгыз.
– балаларга алар өчен каралганнарын гына кулланыгыз.
– бөҗәкләргә каршы чараларны кием астыннан, яралы, ялкынсынган урыннарга сөртмәгез.
– баланың бөҗәк тешләгән урынын үзегез эшкәрәтегез, аның үзенә мондый чараларны кулланырга бирмәгез.
– аэрозольләрне ябык җирләрдә, машина эчендә сиптермәгез.
– бөҗәкләргә каршы чараларны башта кулыгызга тидереп, аннан соң гына битегезгә сөртегез. Күзләргә кертә күрмәгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.