Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Чыршы ясарга өйрәтикме?

Яңа ел тематикасын дәвам итеп, балагыз белән бергә нәфис чыршы ясарга өйрәтәбез. Эшләү процессы:1. Ак кәгазьне конус формасында бөкләп ябыштырабыз. Бу — чыршының кәүсәсе.2. Кәүсәгә тулысынча клей сөрт...

Яңа ел тематикасын дәвам итеп, балагыз белән бергә нәфис чыршы ясарга өйрәтәбез.
Эшләү процессы:
1. Ак кәгазьне конус формасында бөкләп ябыштырабыз. Бу — чыршының кәүсәсе.
2. Кәүсәгә тулысынча клей сөртеп чыгабыз. Клей артыгыздан кибә бармасынга бу эшне тиз-тиз эшләргә кирәк. Пычранмас өчен артык мул итеп тә сыламагыз.
3. Шуннан яшел җепне алып конус тирәли әйләндерә башлыйбыз. Ул артыгыздан клейга ябышып барырга тиеш. Җепне сайлаганда игътибарлы булыгыз: артык нечкә дә, бәйләү йоны шикелле калын да булмасын — уртача гына.
4. Хәзер кибәргә калдырабыз. Кипкәч кәгазь кәүсәне җайлап кына астан тартып алыгыз. Шул килеш калдырсагыз да ямьсез түгел. Җепне бүтән төстәгене сайларга да мөмкин. Берничә чыршы ясап композиция ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев