Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Дару үләннәреннән 23 мең табыш алган Балтач мәктәбе

Балтач урта мәктәбендә матур традицияләр яши. Мәсәлән, биредә укучылар ел саен макулатура, дару үләннәре җыеп тапшыра икән. Бу хакта белем йортында педагог-оештыручы булып эшләүче Алия ханым ИБРАҺИМОВ...

Балтач урта мәктәбендә матур традицияләр яши. Мәсәлән, биредә укучылар ел саен макулатура, дару үләннәре җыеп тапшыра икән. Бу хакта белем йортында педагог-оештыручы булып эшләүче Алия ханым ИБРАҺИМОВА белән сөйләштек.
- Алия ханым, Балтач мәктәбендә мондый матур традиция кайчаннан башланды?
- Күп еллар инде аңа. Мин 2006 елда мәктәпкә эшкә килгәндә үк бар иде.
- Әлеге эш нинди тәртиптә оештырыла?
- Макулатураны чирек саен мәктәп янындагы гараж тирәсенә җыябыз. Аннары аны Казаннан килеп алып китәләр. Әлеге эштә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша. Иң күп макулатура алып килүчеләрне мактау кәгазьләре белән бүләклибез. Ел ахырында гомуми нәтиҗә ясап, шулай ук бүләкләр тапшырабыз.
- Ничәшәр килограмм макулатура алып килүчеләр бар?
- 144-200ешәр килограмм алып килгәннәр бар. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр дә бик актив катнаша. Балалар исә шул рәвешле хезмәт тәрбиясе ала.
- Дару үләннәрен ничек җыясыз?
- Анысын әле яңа гына оештырып җибәрдек. Мәсәлән, язгы каникулда мәктәпнең тәрбия планында каен бөресе җыю кертелгән. Ә җәй көннәрендә төрле дару үләннәре әзерлибез. Үләннәрнең исемлеге бар. Укучыларыбыз шуның буенча аларны җыя, киптереп тартмачыкларга сала һәм мәктәпкә алып килә. Узган ел дару үләннәре җыю буенча безнең мәктәп беренче урынга чыкты.
Узган ел мәктәп макулатурадан - 125 мең, дару үләннәреннән - 23 мең акча эшләгән. Афәрин!
 
image0125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев