Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Эңҗе Нармаева: “Үз эшеңне башкаларга бүлеп бирүдә бернинди начарлык та күрмим”

«Әни блогерлар» проектындагы чираттагы кунагыбыз – теш табибы, блогер Энҗе Нармаева белән булган әңгәмәдән өзек.

«Әни блогерлар» проектындагы чираттагы кунагыбыз – теш табибы, блогер Энҗе Нармаева белән булган әңгәмәдән өзек.

Энҗе, һөнәрегез буенча сез – теш табибы. Бүгенге көндә – Инстаграмда берничә аккаунт алып баручы, барысына да җитешә торган блогер әни. Бу өлкәгә ничек килеп кердегез?

– Минем блог булдыруым яулык ябуым белән бәйле. 2016 елда мин шундый карарга килгәч, яулык бәйләү ысуллары белән кызыксына башладым. Интернеттан бик күп алымнарны карадым, кайбер ысулларны үземнең аккаунтка төшереп куя идем. Кешеләр, кызыксынып, сорый башладылар. «Безгә дә шундый яулык кирәк иде. Аны кайдан алып була?» – дип хәбәрләр килде. Әкренләп мин үз интернет-кибетемне булдырдым. Соңрак блогта гаилә хәлләрен сөйли башладым, минем ничек яшәвем башкаларга да кызык булып китте. Үз аккаунтым зур бер блогка әверелде.

– Блог алып бару бик күп вакыт таләп итә торган эш.  Биредә сез нәрсәләр күрсәтәсез, ничек барысына да җитешеп була?

– Мин үземнең Инстаграм битемдә төрле темаларга постлар куям, төрле видеолар төшерәм. Кешеләргә файдалы булырлык иңәшләр дә бирергә тырышам.  Әлбәттә, вакытны күп ала. Беренче вакытта ирем дә, якыннарым да, син һаман шул телефонда утырасың, дип ачуланалар иде. Блог алып баруның беренче нәтиҗәләрен күргәч, моның мөһим эш икәнлеген аңладылар. Мин бөтен нәрсәгә дә җитешәм дип әйтмәс идем, бу эш күп вакыт таләп итә. Шуңа күрә хәзерге көндә минем булышчыларым бар. Гомумән, әгәр дә нинди дә булса эшкә җитешмисең икән, аны башка кешегә бирүнең бер ояты да юк. Мин өйне җыярга җитешмәсәм дә, ярдәмгә кеше чакырам, эш буенча да шулай ук. Минемчә бу дөрес, чөнки бөтен эшне дә үзең генә башкарып бетерә алмыйсың. Биредә гаиләнең дә ярдәме зур.

– Гаилә дигәннән, сез – өч бала әнисе, бу блогерлыкка комачауламыймы? Балалар белән татар телендә сөйләшәсезме?

– Минем ирем татарча белми. Шуңа күрә, ике олы малай рус телендә сөйләшеп үстеләр. Ә инде өченче улым тугач, үземнең хаталарымны аңлап, мин аның белән бары тик татарча гына сөйләшергә булдым. Балалар, әлбәттә, үз телләрен белергә тиеш, алай гына да түгел, балалар чит телләрне дә өйрәнергә тиеш дип саныйм. Ә эшкә килгәндә, балалар һәрвакыт үзем белән. Өченче бала тугач та мин рульгә утырдым. Машинамны, шаяртып, тәгәрмәчтәге балалар бакчасы, дип атыйм. Кайда булса да балалар миннән калмый. Вакытны төгәл итеп бүлергә тырышасың, шул вакытта барысына да җитешеп була.

Интервьюның тулы версиясен «Сабантуй»ның Инстаграмдагы аккаунтында карарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев