Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Эреспал тыелды! Балага дару бирмәс булдым...

Фото: pixabay.comИнде күпләрегез ишеткәндер, шушы көннәрдә Россиянең сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсе бронхит, ютәл кебек авыруларны дәвалый торган эреспал препаратын сатуны тыйды. Бактың...

Фото: pixabay.com
Инде күпләрегез ишеткәндер, шушы көннәрдә Россиянең сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсе бронхит, ютәл кебек авыруларны дәвалый торган эреспал препаратын сатуны тыйды. Бактың исә, ул сабыйлар гына түгел, ә өлкән кешеләрнең йөрәк тибешләренә дә начар йогынты ясарга мөмкин икән...
Ә иң куркынычы, беләсезме, нәрсә? Минем әлеге дару ярдәмендә кызымны ике-өч мәртәбә дәвалаганым булды. Беренче тапкыр 1,5 яшьлек чагында эчердем. Баламның тавышы юкка чыккан иде. Нинди генә чаралар кулланып карамадым, бернәрсә булышмады. Педиатр, аптырагач, шушы препаратны язды. Әлбәттә инде мин тизрәк даруханәгә йөгердем. Шундук ярдәм итте, малай.
Икенче тапкырында исә көчле ютәл вакытында эчертергә туры килде. Ул чагында авыруны ике көндә “җиңдек”.
Әлбәттә инде,  бу препарат тиз арада минем иң яраткан даруларның берсенә әверелде. “Аптечка”мны аңардан башка күз алдыма да китерми идем. Тик кичә исә әлеге даруның яңа гына башланган флаконы белән хушлашырга туры килде. Ул чүп чиләгенә очты. Чөнки сәламәтлек саклау буенча күзәтчелек идарәсе аны сәламәтлек өчен зыянлы дип тапкан. Бактың исә, әлеге препарат балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген туктатырга сәләтле икән. Әлеге органның бераз йомшак булуы гына кирәк.
Бу яңалык мине чын мәгънәсендә борчуга салды. Мин бала “аптечка”сындагы даруларны тагын бер кат күздән кичереп чыктым. Уйлап карасаң, балаларга әллә нинди дарулар бирергә туры килә бит. Составлары нинди, кем чыгарган, зыяны нәрсәдә икәнлеген уйлап та тормыйбыз. Витаминнар белән дә шул ук хәл. Моңа кадәр профилактика өчен бирелә торган әлеге төр кушылмаларга каршы булсам, әнә, көчле ангинадан соң мин дә балама витамин өстенә витамин ашата башладым. Иммунитетын күтәрәм, вируслардан саклыйм, имеш.
Мин үзебезнең даруханәләргә ышанам, ә яшь әниләрнең күбесе чит ил сайтларында утыра. Витамин, ризыкка биокушылмаларны шуннан сатып алалар. Составлары яхшырак, янәсе, файдасы да зур.
Ә файдасы бар микән соң? Әнә, Франция галимнәре озак еллар дәвамында даруханәләрдә тыныч кына сатылган препаратның зыянлы икәнлеген дә хәзер генә ачыклаган. Ә ирекле сайтларда тәкъдим ителә торган товарларның курынычсызлыгы өчен кем җавап бирә?
Хәер, уйлап карасаң, әлеге яңалыкның бер шаккатмалы урыны да юк. Бер генә дару һәм витамин да организмга файда китерми. Бер җирне дәвалый, икенче урынга зыян сала. Шулай булгач, иң яхшысы даруларны булдыра алганча азрак кулланырга тырышудыр. Әле беркөнне генә укып утырдым – минут саен дару эчкән кешеләрнең организмы әлеге чит “ярдәмчеләр”гә тиз күнегә икән. Проблема белән үзе көрәшми башлый. Шуңа күрә бала-чаганы кечкенәдән дарусыз үстерергә тырышырга кирәктер. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев