Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гадел Нәбиуллин: "Евгений Плющенко шикелле буласым килә!"

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Дети на льду. Звезды" ТВ-шоуында 3-нче урынны яулаган Гадел Нәбиуллин белән берлектә Татарстандагы фигуралы шуу спорты, җиңү өчен мотивация һәм уңыш серләр...

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Дети на льду. Звезды" ТВ-шоуында 3-нче урынны яулаган Гадел Нәбиуллин белән берлектә Татарстандагы фигуралы шуу спорты, җиңү өчен мотивация һәм уңыш серләре хакында сөйләштек.

"Дети на льду. Звезды" бәйгесенең төп иганәчесе - "Ростелеком" җәмгыяте. Ул барлык катнашучыларга акчалата грантлар өләшкән. Ә алар - 42әү. Араларыннан нибары 14е генә финалда үзен күрсәтү бәхетенә ирешкән. Шушы бәхетлеләр арасында 9 яшьлек Казан егете Гадел дә бар. 2 ай дәвамында узган бәйгедә яшь спортчыларыбызга хәтта Татьяна Тарасова үзе бәя биргән.
- Мин кечкенә чагымда бик еш авырый идем. Табиблар чыныгырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш иткәч, әнием мине фигуралы шуу спорт мәктәбенә бирде. Абыем да бу спорт белән шөгыльләнгән, тик аны ташлап, шахмат белән кызыксына башлаган иде. Мин исә фигуралы шууны бик үз иттем, бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәм. Проект миңа бик ошады, күп нәрсәгә өйрәтте", - ди Гадел.
Уңышның нигезендә, гадәттә, әни-әни ярдәме һәм укытучы тырышлыгы да ята. Гаделнең әнисе дә улы кызыксынуын хуплавын белдерде, ярыш вакытында да барьяклап ярдәм итеп, көч биреп торган.

-  Укучым Гадел Нәбиуллин белән "Дети на льду. Звезды" проектында 2 сезон рәттән катнаштык, - ди тренеры Эльвира Сельскова. - Беренче сезонга Гадел озак авырганнан соң бардык, шуңа ул сәләтен, әзерлеген тулысынча күрсәтә алмады. Икенче сезонга барабызмы, юкмы дип икеләнмәдек тә: барып, җиңеп кайтырга тиеш идек! Гадел беренче урынга дәгъва кыла иде, тик сикерү күнегүен артык дулкынлануы аркасында тиешенчә башкара алмады. Хәер, көндәшләре дә бик көчле иде: Марк Лукинның (1нче урын, 10 яшь, Мәскәү) сикерү күнегүләре безнекенә караганда катлаулырак булса, Ваня Макиёвның (2нче урын, Белгород) чыгышы эмоциональ яктан бик уңышлы, эффектлы узды. Мәскәүдән без илһамланып кайттык. Гадел бик җиңел өйрәнә, тиз отып ала, һәрвакыт эшлекле кәефтә булыр. Бер сүз белән әйткәндә, һәрвакыт үсешкә омтыла.
- Әйе, мин егылдым. Тик кәефсез утырырга вакытым юк. Кайтуга ук шушы сикерү күнегүен тиешенчә өйрәнеп бетерергә тиеш дидем. Һәм шулай эшләдем дә. Дусларым да миңа гел ярдәм итеп торалар, җанаталар. Финалда үз көндәшләрем белән дә дуслашып беттем. Ә җиңәргә миңа дулкынлану комачаулады дип саныйм. Хәзер беренче эш итеп бу хисне җиңү өстендә эшлим. Киләчәктә Олимпиадада катнашасым, Евгений Плющенко шикелле зур уңышларга ирешәсем килә! - ди яшь спортчы Гадел.

Балаларын да фигуралы шууга бирәсе килгән әти-әниләр колагына: әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлау өчен иң кулай вакыт - 3 яшь икән. Бу чорда бала егылудан, ялгышлыклардан курыкмый. Олырак бала "Ничек җиңелрәк егылыйм икән?" дип шикле, куркулы фикер йөртә, үз алдына үзе дә сизмәстән киртәләр куя. Шуңа да соңга калмагыз!
"Проекттагы мәртәбәле спортчылар уңыш серләрен чиштеләрме?" дигән сорауга, Гадел "Юк, серләрен сөйләмәделәр, хаталар өстендә эшләп дөрес шуарга гына өйрәттеләр!" - дип җавап кайтарды.

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев