Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

1 яшьтә медосмотр узабыз...

Билгеле ки, бер яше тулган нәниләр поликлиникада махсус тикшеренү узарга тиеш. Бу – баланың сәламәтлеге, киләчәк тормышы өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә педиатр кулыма белгечләр исемлеге язылган кәгазь т...

Билгеле ки, бер яше тулган нәниләр поликлиникада махсус тикшеренү узарга тиеш. Бу – баланың сәламәтлеге, киләчәк тормышы өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә педиатр кулыма белгечләр исемлеге язылган кәгазь тоттыргач, башта аптырап калдым...

Бу кадәр табибны ничек үтеп чыкмак кирәк. Кардиолог, ЭКГ кебек тикшеренүләр әле бер хәл. Ә бит исемлектә психиатр белән гинекологка кадәр бар! Һәрбер кабинет төбендә сәгатьләр буе чиратта торырга туры киләчәген уйлагач исә, хәлем тагын да начарланды. Шулай да, бирешергә исәбем юк иде: икенче көнне үк эшкә керештек.
Белгечләрне исә поликлинкада сәламәт балалар көнендә уза башладык. Ник дигәндә, бу – берничә врачны берьюлы туры китерү өчен бердәнбер мөмкинлек. Иртә таңнан тордык та, поликлинкага юл тоттык. ЛОР, стоматолог , хирургка эләгергә иде исәп. Андагы су буе чиратны күрсәгез икән! Поликлинкадагы чиратлар турында инде күп тапкырлар язганым бар. Монда дөнядагы иң яхшы, мөлаем кеше дә усал затка әвереләде, мөгаен. Үзара сөйләшү, гапләшү дигән нәрсәне онытып торсаң яхшы. Югыйсә, чиратыңнан колак кагуың ихтимал.
Дөресен әйтим, ул көнне без хирург белән ЛОР га гына эләгә алдык. Стоматолог исә “минем эш сәгатем чыкты” дип безнең борын төбендә генә ишеген бикләп куйды. Чиратта утырган ярты сәгать вакытымны жәлли- жәлли, тузына-тузына өйгә юл тоттым. “Юк, мин әйтәм, бүтән аяк та атламыйм бу бушлай поликлиникага. Әнә түләүле клиникага барам да, барча белгечләрне бер көн эчендә узам да кайтам”. Өйгә кереп, көне буе чиратта утрып арган баламны тиз генә йоклаттым да, медосмотр узу өчен клиника сайлый башладым.
Дөресен әйтим, әлеге клиникаларның күбесе мине шаккаттырды. Исемлектәге барча белгечләрне узар өчен, ким дигәндә, 3-4 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк. Тик ни өчендер пациентка уңайлыклар турында гына уйламаганнар. Ягъни, сиңа теге яки бу врачка эләгү өчен бирегә шулай ук берничә тапкыр килергә утры киләчәк. Гади поликлинка белән чагыштырганда бер генә аерма да юк, димәк. Шулай булгач, нигә соң алайса акча түләп торырга??? Һәркемгә мәгълүм: бушлай поликлинкада эшләүче табибларның күбесе көннең икенче яртысын нәкъ менә әлеге түләүле клиникларда уздыра.

Шулай да, Казанда медосмотрны бер көн эчендә... юк, берничә сәгать эчендә үтеп бетереп була. Андый мөмкинлек бирә торган үзәк исә – ДРКБ ның түләүле хезмәтләр бүлеге. Биредә, чыннан да, пациент өчен барча уңайлыклардан да тудырылган. Бер палатага кертеп салалар да, табиблар бер-бер артлы кереп, тикшереп чыгып китәләр. Ике-өч сәгать эчендә бушыйсың да. Тик менә әлеге уңайлылык өчен шактый кыймәт түләргә туры килә шул. Биредә әлеге хезмәтнең бәясе башка түләүле клиниклар белән чагыштырганда ике, хәтта өч тапкырга кыйммәтрәк!
Юк, мин әйтәм, болай булмый. Поликлиникадан ике адым ераклыкта яшәп, түләүле хезмәтләрдән файдаланып ятып булмас. Башланган эш – беткән эш дигәндәй, уйладым-уйладым да поликлиникага йөрүне дәвам итәргә карар кылдым. Тик чиратта утырырга гына бер теләгем дә юк иде. Шуңа күрә тиз генә Дәүләт Хезмәтләре порталына кереп, кызымны барча кирәкле табибларга язып чыктым. Ай буе йөрсәм йөрермен, чиратта гына утырасы булмасын! Безгә хәзер яшь тә бер ай. Ә медосмотр әле һаман да узылып бетмәгән. Тик ахырына якынлашабыз бугай инде. Түземлек кенә кирәк...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев