Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала белән фитнеска!

Хәтерләсәгез, бер язмамда бала тапкан хатыннарга артык авырлык белән көрәшү буенча шактый гына киңәшләр биргән идем. Анда “күнегүләрне балагыз белән бергәләп эшләгез, интернет челтәре андый мисаллар б...

Хәтерләсәгез, бер язмамда бала тапкан хатыннарга артык авырлык белән көрәшү буенча шактый гына киңәшләр биргән идем. Анда “күнегүләрне балагыз белән бергәләп эшләгез, интернет челтәре андый мисаллар белән шыплап тулган”, - дигәнрәк рухтагы җөмлә бар иде. Тик менә бу киңәш балага бер яшь тулганчы гына актуаль икән бит.

Әйе, бала бик кечкенә вакытта рәхәтләнеп ашарга пешереп, кафеда утырып, бер сәгать буе төрле күнегүләр ясап була. Ә иң кызыгы исә ул шактый гына “хәл җыеп”, өй буйлап йөгереп йөри башлагач башлана икән. Туалет өстенә дә менеп утыра, әле алай гына да түгел, өстәлгә дә менеп китә – тотып кына җитеш! Ә инде бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел.
Күз алдына гына китерегез, син үрле-кырлы сикергәндә, балаң “мине күтәр, мине күтәр” дип синең аягыңа урала, “отжимание” ясаганда – аркаңа, пресс ясаганда исә эчеңә менеп атлана да, сикерә башлый. Күнегү ясыйм дип идәнгә сузылып ятуың була, йөгереп килә дә чәчеңнән тарта, уенчыгы белән синең баш түбәңә менеп төшә. Мондый шартларда нинди спорт булырга
мөмкин? Бу әсирлектән котылып буламы-юкмы дип уйлыйсың...
Нәкъ менә шуңа күрә дә бала белән бергәләп күнегүләр ясаудан баш тартырга туры килде миңа. Ә үземне формада тотарга кирәк. Нәрсә эшләргә?
Бу сорауга җавап бик тиз табылды-табылуын. “Бала белән бергә шөгыльләнеп була торган фитнес-заллар муеннан, шуларның берсенә язылам да рәхәтләнеп йөрим”, - мин әйтәм.
Зал шулай ук бик тиз табылды. Тренировкалар атнасына ике тапкыр: ярты сәгать – залда, ярты сәгать – бассейнда эшлисең. Нәтиҗәдә, бала да, син дә шат! Бәясенә килгәндә, бер дәрес – 600 сум. Аена якынча 5 мең сум чыга. Хм, кыйммәт мин әйтәм. Ярар, атнага бер тапкыр гына йөрермен, бик теләсәң, күнегүләрне бала йоклаганда өйдә дә эшләп була, янәсе.
Менә билгеләнгән көнне җыендык та, кызым белән фитнеска киттек. Тренировка башланып 3 минут та узмады, мин инде ник килгәнемә үкендем.
Бер сәгать вакытым күнегүләр ясап түгел, ә кызым артыннан йөгереп йөреп үтте. Шуның өчен 600 сум түләдем дә бит әле – менә башсыз!
Шулай итеп, мондый фитнес турында шулай ук онытырга туры килде, җәмәгать. Үзеңне формада тотуның иң яхшы ысулы - атнага бер тапкыр баланы әтисенә калдырып, үзең генә рәхәтләнеп, тренировкага барып кайту дигән нәтиҗәгә килдем.
Яисә инде балага өч яшь тулганны көтәргә кирәк. Нигә дисезме? Финес залларның күбесендә шушы яшьтән баланы махсус сабый бүлмәләрендә калдыру мөмкинлеге бар. Бушка түгел, әлбәттә: балага да махсус абонемент сатып аласың, яисә инде балалар бүлмәсендә калдыру өчен акча түлисең.
...Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Хәзерге вакытта мәш килеп иремнән спорт залына абонемент сорыйм. Ул һаман
ризалашмый – син болай да матур дигән була! Тик минем планнар зурдан, шуңа күрә әлегә урамга йөгерергә чыгу белән чикләнеп торам...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев