Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Беренче туган көнне бәйрәм итәбез...

Баласының беренче туган көнен һәр ата-ана түземсезләнеп көтеп ала торгандыр, мөгаен. Кагыйдә буларак, бу бәйрәмне зурлап, истә калырлык итеп уздырып җибәрәсе килә. Үткәрми калырга ярамый, билгеле... Б...

Баласының беренче туган көнен һәр ата-ана түземсезләнеп көтеп ала торгандыр, мөгаен. Кагыйдә буларак, бу бәйрәмне зурлап, истә калырлык итеп уздырып җибәрәсе килә. Үткәрми калырга ярамый, билгеле... Балагызның беренче иң зур бәйрәме бит ул!

Беренче елмаю, беренче тешләр, беренче сүзләр һәм, ниһаять, беренче адымнар... болар барысы да инде артта калган. Балагызның беренче зур җиңүләре мәңге онытылмаслык булып күңелгә береккән. Нәкъ менә шуңа күрә дә беренче туган көн ата-ана, әби-бабайлар өчен аеруча мөһимдер.
Хәер, моның шулай икәнлеген балалары булган гаиләләр генә аңлый торгандыр. Нигә, дисезме? Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Кызыбыз туганчыга кадәр мин 1 яшьлек баланың туган көнен уздыруны мәгънәсезлек дип саный идем. Әлеге нәни бөтерчек берни дә аңламый бит әле: аңарга җыен юк-бар тәмлешкәләр ашарга ярамый, ә яңа уенчыкларга... уенчыкларга ул гомумән дә сөенмәскә мөмкин! Курчакка мөкиббән китәсе урынга аның тышкы катыргысы белән уйнап утыручы балалар азмени?
Шуңа күрә беренче туган көнне зурлап үткәрүчеләрне аңламый килдем. Тик хәзер исә ул чорда әйткән-уйлаган һәр сүзем, фикеремне кире алырга ризамын! Әлбәттә, бүләккә ата-ана балага караганда күбрәк сөенәчәк. Тик иң мөһиме – бу түгел. Балаң үскәч, аңа күрсәтү өчен матур фотографияләр калса, беренче зур бәйрәм турындагы хатирәләрне кат-кат яңарту мөмкинлеге туса ничек яхшы булачак бит!

Шушы уй-фикерләр безне кызыбызның туган көнен зурлап уздырырга этәрде дә инде. Нәтиҗәдә, баланың беренче туган көнен уздыру белән бәйле шактый гына мәгълүмат тупладым. Яшь гаиләләр арасында аеруча популяр ысуллар турында сезгә дә сөйләргә булдым. Ә алар күп түгел – нибары өчәү! Фотосессия, торт һәм шарлар!
Әлбәттә инде сүзне профессиональ фотосессиядән башлыйбыз. Чөнки соңгы вакытта туган көн бәйрәм итүнең бу ысулы аеруча популярлашты. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге фотолар мәңгелек истәлек бит.
Фотосессияләр исә төрле-төрле булырга мөмкин. Иң уңайлысы - туган көн бәйрәменә фотограф чакыру. Берничә ел элек бу ысул аеруча популяр иде. Хәзер исә яшь гаиләләр туган көн уңаеннан махсус фотосессия ясатуны өстенрәк күрә. Ягъни сез студия яки табигатьтә гаиләгез белән матур итеп фотога төшәсез. Әлеге чарага әби-бабайлар, туганнарны да чакырырга мөмкин. Бәягә килгәндә, әлеге фотосессияләрнең икесе дә 3000-4000 сум тирәсендә тирбәлә. Кайсы күңелегезгә хуш килә, шунысын сайлагыз.
Соңгы вакытта балаларның беренче туган көне белән бәйле тагын бер яңа мода кереп маташа. Ул да булса, баланың үзен генә фотога төшерү. Ягъни, сез махсус фотограф яллыйсыз. Алар сезнең теләк-тәкъдимәрне күздә тотып, балагыз өчен махсус декорацияләр әзерли, кирәк икән күлмәк тә тегеп бирә, торт пешертә. Аннары исә баланы ярты сәгать дәвамында ялт-йолт фотога төшерәләр. Әлбәттә, бу фотолар искиткеч дәрәҗәдә матур чыга. Тик бәя сезне шаккаттырачак. Иң гади пакет – 5000 сум. Уртача бәя исә 8000-10 000 сум тирәсендә тирбәлә.
Ярар, фотосессия турында сөйләштек. Шулай да, беренче туган көннең алыштыргысыз элементлары торт һәм шарлар, билгеле. Кемдер тортны үзе пешерә. Ә модадан калышмаска тырышучылар исә аны заказга ясата. Бәяләргә килгәндә, алар шулай ук төрле. Яхшы торт өчен исә теләсәң-теләмәсәң дә 2500-3000 сум акча чыгарырга туры киләчәк.

Матур, яхшы шарлар шулай ук арзан түгел. Мәсәлән, 1 саны рәвешендәге шар ким дигәндә 500 сум тора. Аның янына гади, матур шарлар кирәк, әлбәттә . Алар өчен шулай ук ким дигәндә 700-800 сум бирергә туры киләчәк.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев