Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Чат һәм социаль челтәрләр – яшь әниләр нәрсә турында сөйләшә?

Социаль челтәрләр безнең тормышка ныклап үтеп керде инде. Күзгә-күз очрашып сөйләшәсе урында халык интернет аша аралаша. Яшь әниләр шулай ук чыгарма түгел. Төп аерма – алар биредә бары тик файдалы тем...

Социаль челтәрләр безнең тормышка ныклап үтеп керде инде. Күзгә-күз очрашып сөйләшәсе урында халык интернет аша аралаша. Яшь әниләр шулай ук чыгарма түгел. Төп аерма – алар биредә бары тик файдалы темаларга гына сөйләшә. Өстәвенә, аларның төрле очрашуларга йөрергә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга бер генә минут та буш вакытлары юк.

Беренче тапкыр балага узганлыгы турында белгәч, хатын-кыз бер мәлгә аптырап кала. Кая барырга, нишләргә? Әни булырга әзерләнүне нәрсәдән башларга? Башта мең төрле сорау әйләнә, ә җавап юк! Кинәт кенә берәр җирең авырта башласа, гомумән, дөнья бетә... Нәкъ менә шул очракта социаль челтәрләр ярдәмгә килә дә инде.
Дөрес аңлагыз, биредә сүз интернет челтәре түгел, ә нәкъ менә чатлар турында бара. Интернеттагы язмаларга исә гомумән дә мөрәҗәгать итмәскә киңәш итәм. Сорауларга җавапларны әлеге челтәр аша эзли башласаң, чәчләрең үрә тора. Үзең дә сизмәстән “ничек мин һаман да исән икән әле...” дип уйлап куясың. Ярар ла, үзең турында гына кайгыртсаң. Ә монда бит башка вәзгыять – үзең түгел, ә бала турында уйларга кирәк. Шуңа күрә булдыра алсагыз, интернеттагы язмаларны читләтеп узарга тырышыгыз. Алайса нервыларсыз калуыгыз яисә инде чыннан да чирләп китүегез ихтимал!
Нишләргә соң алайса, дисезме? Инде бер кат әйткәнемчә, сезгә махсус чатлар ярдәмгә киләчәк. Кайсы гына социаль челтәрне ачма, барысында да авырлы хатыннар һәм яшь әниләр өчен махсус төркемнәр булдырылган. Биредә хатын-кызлар үзара аралаша, бер-берсеннән киңәш сорый, үзара тәҗрибә уртаклаша. Узига кая барырга, учетка ничек басарга, кайсы гинекологларны мактыйлар, баланы кайсы роддомда табарга – әлеге сорауларның барчасына да җавап табылачак. Әле алай гына да түгел, әлеге төркемнәр сезгә бала тугач та ярдәм итәчәк. Балалар бакчалары турында фикерләр, ташламалы кибетләр, яхшы невропатологлар – барысы да бар!

Тагын бер кызыклы мәгълүмат – соңгы вакытта телефон өчен махсус кушымталар да шактый популярлашып китте. Алар ярдәмендә яшь әниләр махсус критерийларга җавап бирә торган махсус чатларга берләшә. Мәсәлән, минем балам август аенда туды. Һәм озак та үтми, без 2016 елның август-сентябрь айларында Казанда бала тапкан хатыннар белән бер төркемгә берләштек.
Балаларның яшьләре бертөрле булгач аеруча уңайлы. Йөрәк парәләребез белән бәйле һәр темага озаклап аралашырга, сораулар бирергә, киңәш сорарга мөмкин. Мәсәлән, бер генә мисал китерәм. Күптән түгел генә кызым йоклаганда ныклап тирли башлады. Башта игътибар бирмәсәм, соңрак исә күңелемә корт керде. “Ә бәлки бу начардыр?” дигән уй тынгылык бирмәде. Тиз генә интернетка кердем дә, әлеге соравыма җавап эзли башладым. (Әйе-әйе... яңа гына сезгә “интернетка кермәгез”, дип киңәш биреп утырдым, ә үзем исә һаман да әлеге начар гадәт белән хушлаша алмыйм). Һәм, әлбәттә инде, мин әлеге сайтлардан ник кергәнемә үкенеп чыктым – ниләр генә язып тутырмаганнар. Нәтиҗәдә, икенче көнне иртә-таңнан яраткан чатыма соравымны язып җибәрдем. Озак та үтмәде, хатыннардан бер-бер артлы җаваплар килә башлады. Бактың исә, аларның барысының да балалары күптән түгел генә шулай ныклап тирли башлаган икән. “Аларга җылы һава шулай тәэсир итә. Җәй булганга шулай. Бүлмәңне 22-23 градуста тотарга тырыш”, - дип киңәш бирде ике бала әнисе. Шундук тынычландым, иптәшләр!

Шуңа күрә сезгә миннән киңәш: авырлы икәнлегегезне белүгә, интернет актарып, әллә нинди куркыныч мәкаләләр укып, ялгызыгыз гына утыра күрмәгез! Үзегез төсле үк авырлы хатыннарны табарга тырышыгыз. Бу – файда гына түгел, ә сезгә зур психологик ярдәм дә!
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев