Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: “Горшок”ка кайчан өйрәтергә?

Уф... хәзерге вакытта бу – минем иң яратмаган, иң курыккан темаларымның берсе. Ничекләр генә баланы горшокка өйрәтәсе икән? Тиздән 1 яшь тула, ә без әле һаман да көннәр буе подгузникта...Әйтергә кирәк...

Уф... хәзерге вакытта бу – минем иң яратмаган, иң курыккан темаларымның берсе. Ничекләр генә баланы горшокка өйрәтәсе икән? Тиздән 1 яшь тула, ә без әле һаман да көннәр буе подгузникта...

Әйтергә кирәк, горшокка өйрәтү мәсьәләсендә әниләр ике төркемгә бүленә. Беренчеләрен мин “аеруча тырыш һәм экономияле” әниләр дип атыйм. Алар балага өч ай тулуга аны ванна яки раковина өстендә “тәпи тота” башлый. Баланың йомышын йомышлый торган вакытларын ятлап, билгеле бер сәгатьләрдә аны тәпи тоталар. Утыра башлагач исә рәхәтләндереп горшокка утырталар.
Горшокка утыруның тагын бер зур файдасы бар. Ул да булса - подгузникка киткән акча янга кала башлый. Ә бу шактый гына сумма. Аена ким дигәндә 1000 сум акча кирәк. Инде бер кат әйткәнем дә бар: иң кызыгы - подгузниклар базарында әлеге трусикларга бәя баланың авырлыгы арткан саен үсә бара. Шуңа күрә баланы горшокка никадәр иртәрәк өйрәтсәң, шулкадәр яхшырак булып чыга.
Икенче категориягә керүче әниләр исә – минем сыманнар. Алар баланы горшокка өйрәтү турында уйлап та карамый. Аның каравы, подгузникка акчаны рәхәтләнеп туздыра. “Ялкау” әниләр дип атыйм мин аларны. (Хәер, ялганлыйм икән. Берничә тапкыр баламны ванна өстендә “тәпи тотып” караганым булды. Кызыма бу процесс шул дәрәҗәдә ошады ки, ул кычкыра-кычкыра көлүдән ары китә алмады...)

Әлбәттә, беренче категориягә керүче әниләргә мин сокланып карыйм. Шулай да, үземнең “горшокка иртә өйрәтмим” дигән карарымны да дөрес дип саныйм. Дөресен әйтим, бу теманы заманында шактый җентекләп өйрәнергә туры килде. Чөнки авылга кайткач, туган-тумача миңа кырын-кырын карый башлады. Ә кыюраклары исә “Балаң көне буе подгузникта йөримени? Оят...” – дип шелтә дә белдерде, хәтта. Шул чагында мин горшок темасына багышланган шактый гына әдәбият укып чыктым да, үзебезнең педиатр һәм психологларга, ягъни белгечләргә ышанырга булдым.
Ә алар фикеренчә, баланы 1 яшькә кадәр горшокка өйрәтү дөрес түгел. Бала зиһене горшок белән “эш итәргә” 1,5-2 яшьләргә генә әзер була икән. Ә горшокны иртәрәк тәкъдим итүнең исә, киресенчә, начар нәтиҗәләргә китерүе бар, дип кисәтә белгечләр. Бу гамәл нәни балада горшок белән бәйле начар тәэсир, тискәре ассоциация калдырырга мөмкин икән.
Тагын бер әйбер бар. Бактың исә, горшокка иртә өйрәнгән балалар арасында бу осталыкларын кинәт кенә онытучы нәниләр дә бихисап ди. Танышларым арасында андыйлар шактый. Нәтиҗәдә, аларга баланы горшокка тагын бер кат өр-яңадан өйрәтергә туры килә...

Шуңа күрә мин горшок мәсьәләсендә әллә ни ашыкмаска булдым. Шулай да, 1,5 яшь җиткәнне көтеп утырып булмас, җәмәгать. Подгузник бәясе көннән-көн кыйбатлана бара бит. Шуңа күрә үз-үземә “балама 1 яшь тулуга горшокка өйрәтә башлыйм”, - дип сүз бирдем. Барып чыгармы инде, белмим әлегә...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев