Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Грипптан прививка ясатыргамы, юкмы?

Прививкалар... Бу тема кайсы ата-ананы гына борчымый икән. Кемдер алардан уттан курыккандай курка. Ә башка берәүләр исә, киресенчә, прививкаларның барысын да вакытында ясату яклы. Алар фикеренчә, әлег...

Прививкалар... Бу тема кайсы ата-ананы гына борчымый икән. Кемдер алардан уттан курыккандай курка. Ә башка берәүләр исә, киресенчә, прививкаларның барысын да вакытында ясату яклы. Алар фикеренчә, әлеге уколлардан түгел, ә авырулардан куркырга кирәк.

Инде бер елдан артык горур гына “әни” статусын йөртүемә карамастан, миндә прививкаларга карата билгеле бер фикер һаман да формалашмады әле. Мин прививкалардан да, аларны ясатмау нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган авырулардан да (Алла сакласын!) куркам. Шулай булса да, үзем өчен бу өлкә белән бәйле кайбер нәтиҗәләрне ясадым инде.
Хәер, бу турыда аерым сөйләшербез әле. Бүген исә соңгы вакытта ата-аналар арасында аеруча актуальләшкән гриппка каршы прививка турында гәп куертырбыз.
Грипптан прививка ясату уе башыма да кереп чыкмас иде, мөгаен. Шулай да, көннәрдән бер көнне участок педиатры шалтырата. “Кая югалдыгыз соң сез? Манту да, грипптан прививка да һаман ясалмаган”, - ди. “Юк, грипптан привика ясатырга уйламыйм әле. Башка мөһимрәк прививкаларны ясатасы бар. Бала организмына артык стресс нигә кирәк?” – мин әйтәм...
Аңлагансыздыр инде, шушы сүзләрдән соң миңа ярты сәгатьлек лекция тыңларга туры килде. Аның кыскача эчтәлеге менә болайрак иде: грипп белән авыручылар елдан-ел арта бара, чөнки вирусның тәэсире елдан-ел көчәя. Әлеге чирне өлкәннәр дә авыр кичерә, ә кечкенә бала организмы өчен ул бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә баласына сәламәтлек теләгән һәр ана әлеге прививканы һичшиксез ясатырга тиеш.
Мондый сүзләрдән соң мин, әлбәттә, курка калдым. Минуты-секунды белән поликлиникага чыгып йөгерәсе идем әле. Тик үземне вакытында кулга алып өлгердем. Тукта, мин әйтәм, тәҗрибәле әниләрдән киңәш сорыйм башта.
Һәм беләсезме, бу тема шактый четрекле булып чыкты. Кемдер аңарга каршы, ә кемдер, киресенчә, әлеге прививкадан башка кыш чыгуны күз алдына да китерә алмый. “Бер елны да ясатмый калган юк. Хәзер бит вируслар әллә нинди куркыныч. Елдан-ел яңа мутацияләре барлыкка килә. Баланы һичшиксез сакларга кирәк”, - диде әниләрнең берсе. Икенче бер әни исә, киресенчә, әлеге прививканың файдасы юк дип саный. “Әйе, дөрес әйтәсең, грипп вирусы елдан-ел яңара. Шуңа күрә әлеге прививка гриппның нәкъ менә әлеге төреннән саклый дип беркем дә гарантия бирә алмый. Киресенчә, баланың организмына вирус кертү аның иммунитетын түбәнәйтә генә”, - дип ассызыклады ул.
Little baby girl gets an injection
Чыннан да, танышларым арасында грипптан прививка ясатканнан соң кыш буе авырган балалар бихисап. Хәер, педиатр фикеренчә, бу- гадәти хәл. “Прививка ясалган очракта грипп җиңел формада уза, күпләр аны гадәти салкын тию белән бутый”, - дип аңлатты ул.
Менә шулай, җәмәгать, нишләргә дә белмәссең... Шулай да, тырыша торгач, “грипптан прививка ясатыргамы, юкмы”, - дигән сорауга җавап таптым бит, ниһаять. Ясатмыйм! Беләсезме нигә? Чөнки без инде соңга калганбыз. Бала организмы гриппка каршы иммунитет булдырсын өчен прививканы сентябрьдә үк ясатасы булган икән бит. Ә урамда инде ноябрь “ишек шактый”... Димәк, прививка ясатудан файда барыбер булмаячак дигән сүз. Ә киресенчә, зыяны да булырга мөмкин әле.
Моны безгә түләүле клиникадагы педиатр әйтте. Прививка ясатмаска, ә грипп котырган чорда исә кеше күп йөри торган урыннарга чыгып йөрмәскә киңәш итте. Ә участок педиатры исә һаман да прививка ясатырга кыстый әле...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев