Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага коляска сайлыйбыз...

Бу теманы хәзер генә күтәрүем юкка түгел, билгеле. Дөресен әйтим, бәби туар алдыннан сатып алынган коляскабыз балага 3 яшь тулганчы җитәр дә, бу мәсьәлә яңадан баш калкытмас, дип өметләнгән идем. Тик...

Бу теманы хәзер генә күтәрүем юкка түгел, билгеле. Дөресен әйтим, бәби туар алдыннан сатып алынган коляскабыз балага 3 яшь тулганчы җитәр дә, бу мәсьәлә яңадан баш калкытмас, дип өметләнгән идем. Тик алай булып чыкмады бит әле, җәмәгать. Шуңа күрә тәҗрибәм бәлки сезнең өчен дә файдалы булыр дигән нәтиҗәгә килдем...

Булачак әниләр балага коляска сайлауга аеруча зур игътибар бирә. Чөнки бәби беренче елын нәкъ менә шунда уздырачак. Шуңа күрә колясканың бала өчен дә, әти-әни өчен дә уңайлы булуы шарт. Ә коляскаларның исә хәзер ниндие генә юк. 15-16 меңлеген дә, 50-60 мең сумлыгын да сатып алырга мөмкин – кибетләргә керсәң, күзләр камаша. Бу өлкәдә берни белмәгән, аңламаган әти-әни өчен исә шулар арасыннан иң яхшы вариантны сайлап алу ай-һай катлаулы.
Тик мин шуны беләм: кайсы гына коляска кибетенә керсәгез дә, сезгә, русчалатып әйтсәк, “3 в 1” коляскалары тәкъдим итәчәкләр. Комплектта барлыгы өч элемент: баланы машинада йөртү өчен махсус люлька, 6 айга кадәр кулланылачак блок һәм бала утыра башлагач куела торган “прогулка” блогы. Нәкъ менә соңгысы 3 яшькә кадәр хезмәт итәчәк тә инде.
Беренче карашка барысы да яхшы кебек. Шушы төр колясканы сатып аласың да, бала үсеп җиткәнче шунда йөрисең. Без нәкъ шулай иттек тә. Әлеге байлык өчен 35 мең сум акчаны дә жәлләмәдек, хәтта. Колясканы озаклап сайладым, билгеле. Шулай да, төп игътибарны коляска тәгәрмәчләренә юнәлттем. Алар зур, безнең кышкы юлларны ерып чыгарлык булырга тиеш иде. Алайса хәзер яшь әти-әниләр арасында Европа коляскалары популяр. Ә аларның күбесенең тәгәрмәчләре Россия кышы өчен гомумән дә яраксыз. Коляска сайлаганда менә шуны онытмагыз!

Дөресен әйтим, беренче 7-8 айда барысы да шәп иде. Тик җәйгә чыккач, мин парк-скверларда бала тартып йөрүче әниләрнең җип-җиңел, бәп-бәләкәй коляскаларына игътибар итә башладым. Бала кибетләрендә дә шундый җиңел коляскаларны матур итеп тезеп куйганнар. “Мине ал да, мине сайла!” дип, ерактан ук кычкырып торалар.
Әлеге коляскаларга игътибар да итмәс идем, бәлки. Тик сез минем колясканың авырлыгын белсәгез икән??? Баланың авырлыгы кечкенә булган вакытларда ул кадәр сизелмәгән әле. Тик хәзер аны өстерәп йөрүе ай-һай катлаулы. Җәй көне бигрәк тә... Хәер, бу коляска мине генә түгел, хәтта иремне дә туйдырды. Берәр җиргә бара башласаң, машинага урнаштырганчы бер сәгать уза, билләһи. Әле аның күпме урын алганлыгын белсәгез икән...
Нәкъ менә шуңа күрә без прогулкалар өчен тагын бер җиңел коляска сатып алырга булдык та инде. Аны шулай ук бик озак сайларга туры килде. 3-4 меңлек коляскаларны да, 15-16 меңлекләрен дә тикшереп чыктык. Тырыша торгач, ниһаять, сайладык тагын! Нәтиҗәдә, 35 мең сумлык коляска балконга “очты”. Аны кыш көне генә тартып чыгарасы булыр, ахрысы.

Озын сүзнең кыскасы: коляска сайлаганда “3 в 1” коляскаларына кызыкмагыз! “2 в 1” коляскасы да бик җиткән. Ә инде прогулка коляскасын аерым сатып алсагыз, яхшырак та булачак. Аларның да ниндие генә юк бит хәзер. Тәҗрибәле булсам, шәхсән мин шулай эшләр идем.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев