Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага кышка кием сайлыйбыз...

Быел көз бигрәк тиз килеп җитте. Җәйне кызу дип булмады, әлбәттә. Шулай да, җылымса һава торышына күнеккән халык бер мәлгә аптырап калды. Хәер, яшь, тәҗрибәсез әниләрдән дә ныграк кайгырышкан кеше бул...

Быел көз бигрәк тиз килеп җитте. Җәйне кызу дип булмады, әлбәттә. Шулай да, җылымса һава торышына күнеккән халык бер мәлгә аптырап калды. Хәер, яшь, тәҗрибәсез әниләрдән дә ныграк кайгырышкан кеше булмагандыр, мөгаен. Нигә дигәндә, көн салкын, ә баланың кияргә киеме юк. Булган куртка, ыштаннары да кечерәеп беткән...

Таныш хәлме? Беләм инде, бала карау, үстерү тәҗрибәсе булганнар миннән кычкырып көләчәк. “Чананы җәйдән әзерлиләр аны, ачык авыз...”, - дип киңәш бирүчеләр дә табылыр. Юк, мин үпкәләмим. Үзем төсле үк миллион әни барлыгын беләм бит мин! Интернет-чатларда утыручы яшь әниләр инде атна дәвамында кибеттән кибеткә йөреп, балаларына җылы кием-салым эзли. Ә кайберәүләр исә урамга да чыга алмый өйдә генә утырырга мәҗбүр. Тиздән көннәр бераз җылытачак диләр – шуны көтәләр...
Ярар, зарланып утырудан файда булмас - төп темага күчик. Кереш сүземнән аңлашылганча, бала бик тиз үсә. Узган көз һәм кышта кигән комбинезон, җылы аяк киемнәре инде кечерәеп беткән. Алары бер хәл – җылы шапкалары да бәп-бәләкәй булган бит, җәмәгать. Бу исә баланың гардеробын тулысынча яңартырга кирәк дигән сүз! Көзгә куртка, кышка җылы комбинезон, аяк киемнәре, шапка-шарф – уйлый башласаң чәчләр үрә тора. “Баланы арзанга гына киендерәм”, - дигән җөмлә күптән искерде чөнки. Кибетләргә керсәң, андагы бәяләрдән күзләр камаша.
Хәзерге вакытта бала кибетләре ассортимент яңарту белән мәшгуль. Яңа коллекцияләр кайтаруның иң кызган чоры. Шундый көннәрнең берсендә баламны коляскага утырттым да, кибетләргә юл тоттым. Җылы кием-салым белән танышып, бәяләрне күзләп кайтырга иде исәбем. Бу көнне мин тагын бер кат шуңа инандым – бала алып кайтканчы алдан күп итеп акча җыеп куярга кирәк! Кибетләрдәге бәяләрдән мин чын мәгънәсендә шок хәлендә калдым. Беренче карашка әллә ни матур да түгел кебек тоелган кышкы комбинезоннар өчен 11 мең сум акча сорыйлар (!). Өч айдан бәләкәйләнәчәк куртка өчен 11 мең акчаңны чыгарып сал әле...

“Ээй, син яхшы фирмаларны карагансыңдыр... Безгә гади куртка да ярый...” , дияр кайберәүләр. Әйе, 11 мең сумны хәзерге ата-аналар арасында аеруча популяр булган фирмалар сорый. Ә гади куртка сезнеңчә ничә сум тора? Юууук, җәмәгать! 2000 сумга кышкы куртка таба алмаячаксыз! Ким дигәндә, 4-5 мең сум! Үзебезнең Кукмара курткаларын да 5 мең сумга сатып яталар, хәтта... Менә шулай!
Аяк кием мәсьәләсе шулай ук бик четерекле. Дан казанган модельләр өчен 5000 сум (!) акча кирәк. Ә “гади” аяк киемен исә 1 мең түгел, ә ким дигәндә 2500 сумга күрдем мин. Очсызгарак тапсагыз, хәбәр бирегез!
Шул рәвешле, баланы кышка әзерләү өчен ким дигәндә 8000 сум акча кирәк дигән нәтиҗә ясадым! Шуңа күрә иң уңайлысы – әлеге кием-салымны таныш-белеш, туган-тумачадан җыйганың. Яисә инде кышка яздан ук әзерләнә башларга киңәш итәм. Ничек инде ул алай, дисезме? Билгеле булганча, кыш ахырында кибетләрдә ташламалар чоры башлана. Нәкъ менә шул чагында иске коллекцияләрне арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге туа.

... Моңа кадәр эссе көндә кышкы куртка, чана күтәреп, кибет буйлап чабып йөрүче, башы-күзе тонган әниләрне күреп аптырый идем. Киләсе елда мине күреп, шулай аптырар халык, ахрысы...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев