Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ниһаять, баланы имезлектән аердым!.. /КИҢӘШЛӘР/

Җәмәгать, ниһаять, 1 яшь тә 9 ай дигәндә без дә имезлекне ташладык. Моңа кадәр инде ике-өч тапкыр имезлек белән хушлашу омтылышы булып алган иде, тик алар уңыш белән тәмамланмады. Бу юлы исә башлаган...

Җәмәгать, ниһаять, 1 яшь тә 9 ай дигәндә без дә имезлекне ташладык. Моңа кадәр инде ике-өч тапкыр имезлек белән хушлашу омтылышы булып алган иде, тик алар уңыш белән тәмамланмады. Бу юлы исә башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә карар кылдык.

Дөресен генә әйткәндә, минем аерырга исәбем юк иде әле. Уңайлы бит: бала аз гына шыңшый башласа, авызын имезлек белән томалап куясың. Йоклатканда да имезлек капкан бала белән җиңелрәк. Шуңа күрә бу очракта психологлар сүзе белән килешмичә булмый: алар фикеренчә, бер яшьтән соң имезлек суыру балалар түгел, ә ата-ана өчен рәхәт... Шул ук вакытта мине баланы имезлектән аеру процессы бик куркытты. Ничекләр тынычландырырмын, ничекләр йоклатып җибәрермен кызыгыбызны, дип борчылдым.
Тик менә беркөнне ирем кызыбызны имезлектән аера башлау карарын кабул итте. Көненә фәлән мәртәбә югала торган әлеге нәмәрсә чын мәгънәсендә аның ачуын чыгара башлады. Баланы имезлекле килеш күрсә, шундук аны тизрәк яшерү ягын карады. Мин исә иремнең имезлеккә карата нәфрәте артуны читтән генә күзәтеп, үземне мораль яктан әлеге ике ел дәвамында минем иң зур ярдәмчем булган иң кирәкле әйбер белән хушлашырга әзерләдем.
Әлбәттә, башта бик яхшылап бөтен интернетны өйрәнеп чыктым. Бактың исә, баланы имезлектән аеру өчен иң яхшы чор 8-9 айлык вакыт икән. Бу чорда әлеге эш салмак кына башкарыла. Башта көндезен яшерәсең, ә аннары йоклап киткәндә генә бирәсең, аннары авызыннан тартып аласың. Шулай итеп, әкрен-әкрен генә бала имезлектән ваз кичә...
Тик безнең очракта авыррак булып чыкты. Бактың исә, бу чорда имезлек суыру рефлекс булудан туктап, психологик яссылыкка күчә икән. Ягъни, имезлек – бала өчен тынычлану чарасы. Өстәвенә, бала да күп нәрсәне инде аңлый. Шуңа күрә бу очракта иң кулае – имезлекне кискен рәвештә тыю, дип яза психологлар.
Без нәкъ шулай эшләдек тә. Иртүк йокыдан торгач, өйдәге имезлекләрнең берсен кисеп атып, “карга ашаган” дигән сүзләр белән кызымның кулына тоттырдым, калганнарын ераккарак яшереп куйдым. Кызым башта шул кисек имезлекне ничек тә булса авызына тыгарга маташты, аннары болгап атты да, башка уенчыклар белән уйнарга кереште. Аллага шөкер, җиңел булды бу, мин әйтәм, онытты.
Тик сөенечем озакка бармады. Йокы сәгате җитүгә кызым яңадан имезлек таптыра башлады. Китап та укып карадым, җыр да җырладым, шигырь дә, хикәя дә сөйләдем – файдасы гына булмады. Имезлек сорап шыңшуын дәвам итте. Тиздән бу шыңшу үкси-үкси елауга күчте. Әллә ярты сәгать акырды шунда, әллә тагын да озаграк – белмим. Тик минем күз нервысы тартыша башлады, җәмәгать. Шкаф эченә үк яшерелгән шул имезлекне чыгарып, авызына каптырырга кул кычыта, тик ирдән шүрлим... түзәм! Ул исә баланың елавына игътибар итмәгән кыяфәт чыгара, йоклатып җибәрергә маташкан була.
Ниһаять, озаклап елаганнан соң балабыз арып-талып йоклап китте. Аннары биш минут чамасы йокы аралаш та елады әле. Аның белән бергә мин дә елап рәхәтләндем. Кичке йокы алдыннан бу хәл тагын бер кат кабатланды. Бу юлы тагын да озаграк - бер сәгать чамасы елаштык. “Уф, –  мин әйтәм, – бүген түздем, иртәгә ничекләр түзәсе булыр?”
Тик ышанасызмы-юкмы, юкка борчылганмын булып чыкты. Икенче көнне инде барысы да үз урынына утырган иде. Көненә берничә мәртәбә имезлек турында исенә төшереп соравын исәпкә алмаганда, көн шактый тыныч узды. Йокыга киткәндә дә истерикалар кабатланмады...
Менә шулай, җәмәгать. Бактың исә, баланы имезлектән аерырга куркып торасы юк икән. Барлык ихтыяр көчен җыярга да, эшкә керешергә! Әлеге, беренче карашка шактый катлаулы булып тоелган эшне, бер көн эчендә башкарып чыгарга мөмкин икән бит. Теләк кенә кирәк!
P.S.: Киләсе язмаларда яңа гына имезлектән аерган баланы җәмәгать урынында, йокыга киткәндә тынычландыру ысуллары турында язармын. Көтегез...

Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев