Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага прививкалар – ясатыргамы, юкмы?

Соңгы вакытта бу тема ни өчендер аеруча актуальләште. Интернет челтәре, телевизор, хәтта табиблар да яшь ананың күңелен шик-шөбһә белән тутыра. Берәүләр яңа туган балага прививка ясатмауның куркыныч н...

Соңгы вакытта бу тема ни өчендер аеруча актуальләште. Интернет челтәре, телевизор, хәтта табиблар да яшь ананың күңелен шик-шөбһә белән тутыра. Берәүләр яңа туган балага прививка ясатмауның куркыныч нәтиҗәләре турында хәбәр итә, икенчеләр исә, киресенчә, прививкаларның нәни организмга булган зыяны турында сөйли.

Русларда “Меньше знаешь, крепче спишь” (“азрак белсәң, тынычрак йоклыйсың” ) дигән әйтем бар. Мин бу мәкальнең дөреслегенә көннән-көн ныграк инанам. Әнә, элеккеге заманнарда интернет та, телевизор да булмаган. Әни кешеләр табиблар ни әйтсә, шуңа ышанган. Гепатит та, БЦЖ да, АКДС, полиомиелит та вакытында ясалган. Хәзер исә мәгълүмат шул дәрәҗәдә күп ки, кайсына ышанырга да белмәссең. Мондый очракларда яшь ата-ананың югалып калачагы көн кебек ачык!
“АКДС иң куркыныч прививка! Аны ясату бер яшькә кадәр катгый тыела. Бала инвалид калырга гына түгел, хәтта үләргә дә мөмкин”, - дигәнрәк җөмләләр кайсы гына ата-ананы куркытмас икән. Бу сүзләрне бит гади халык кына түгел, кайсыбер табиблар да әйтә. Гомумән, хәзер привикаларга карата шактый негатив караш формалашты. “Бу – бары тик акча эшләү ысулы. Ясаттың ни дә, ясатмадың ни... бер аерма да юк”, “Мин балама бер генә прививка да ясаттырмадым. Бер тапкыр да авырганы юк әле”, - дигәнрәк фикерләр дә прививкаларга карата шик-шөбһә уята.
Баланың прививкасыз булуы шулай ук куркыта. Өстәвенә, соңгы елларда прививка ясатудан баш тартучылар шулкадәр күбәйде ки, коклюш инфекциясенең колач җәюе турында еш сөйлиләр. Ә бу – бер яшькә кадәрге бала организмына аеруча начар тәэсир калдырырга мөмкин. Өстәвенә, әгәр дә нәниләр прививкасыз булса, алар белән чит илгә чыкмаска киңәш итәләр. Әлеге урыннарда нинди инфекцияләрнең таралган булуын кем белсен...
Я, ничек, прививкаларны ясатыргамы, юкмы??? Бу проблема белән мин дә очраштым, әлбәттә. Шулай да, прививкаларга карата ул кадәр катгый фикердә түгелмен. БЦЖны бала тудыру йортында ук ясаттым. Шәхсән минемчә, туберкулезны хәзер теләсә-кайда йоктырырга мөмкин. Ә бу - бик куркыныч.

Башка прививкаларга килгәндә, аларны шулай ук кирәксез дип санамыйм. Киресенчә, мин аларны ясату яклы. Шулай да, бик сак булырга, баланы әлеге прививкаларга берничә көн алдан әзерли башларга кирәк дип саныйм. Иң мөһиме, нәни сау-сәламәт булырга тиеш! Прививка ясатыр алдыннан кан һәм сидек анализларын бирү мәҗбүри, невропатологка күренү дә файдага гына булачак!
Аннары АКДС ясатырга куркучылар бу прививканың чистартылган вариантын кадата ала. Кагыйдә буларак, аны бушлай бары тик неврология белән бәйле авырулары булган, нәзек балаларга гына ясыйлар. Сәламәт балага исә бу прививканы бары тик түләүле клиникаларда гына ясатырга мөмкин. Казанда исә шундый бер прививка ясату – якынча 3500 сум тора. АКДС прививкасын өч тапкыр куйдыру кирәк икәнлеген исәпкә алсак, якынча 11 мең сум акча әзерләп куярга кирәклеге аңлашыла.
Ә менә поликлиникада исә педиатрларның төп максаты – планны вакытында үтәү. Шуңа күрә прививка ясатуны аеруча контрольдә тоталар. Баланың сау-сәламәтме икәнлеге дә аларны әллә ни кызыксындырмый. Шуңа күрә, онытмагыз – педиатр сүзе закон түгел! Барысын да әни кеше үзе хәл итә! Баласы өчен бары тик ата-ана гына җавап бирә...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев