Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Яшь әнинең нервылары поликлиникада сынала

Билгеле булганча, балага бер яшь тулганчы ата-анага балалар поликлиникасын шактый еш таптарга туры килә. Айга бер тапкыр барып, педиатрга күренеп кайту мәҗбүри. Өч, алты, тугыз айда һәм бер яшьтә исә...

Билгеле булганча, балага бер яшь тулганчы ата-анага балалар поликлиникасын шактый еш таптарга туры килә. Айга бер тапкыр барып, педиатрга күренеп кайту мәҗбүри. Өч, алты, тугыз айда һәм бер яшьтә исә медосмотр узу кирәк. Әти кешенең көннәр буе эштә булуын исәпкә алсак, бар авырлык һәрвакыттагыча яшь әни җилкәсенә төшә.

Кагыйдә буларак, бәбине бала тудыру йортыннан алып чыкканның икенче көнендә өйгә участок педиатры килеп, бала белән танышып, аны карап, яшь гаиләгә төпле киңәшләр биреп китәргә тиеш. Тик ни сәбәпледер, безгә педиатр бары тик дүрт көннән соң гына “килеп җитте”. Мин аны дүрт күзләп көттем, поликлиникага 10-15 тапкыр гына шалтыратканмындыр, мөгаен. Үзем әле беркатлы җүләр бит: педиатр килә дә, барысын да аңлатып, күрсәтеп китә, янәсе.
Ә иң кызыгы, беләсезме, нәрсә? Мин аңарга дип махсус бахиллылар да әзерләп куйдым, хәтта. Чөнки курсларга йөргәндә безне шулай дип өйрәттеләр. Педиатрларның бер минут та вакытлары юк, шуңа күрә алардан аяк киемнәрен салуны таләп итәргә ярамый, янәсе...
Ярар, педиатрны китердем көчкә! Тик бөтен көткәннәрем бушка булып чыкты! Бер метр ераклыктан балага күз төшерде дә, чыгып китәргә җыена башлады. “Туктагыз, тыңлап та карамыйсызмени?” - дигәч, кире борылды тагын. Тик бер минут та үтмәде, яңадан ишеккә таба атлады. Фикерләремне җыеп, сорау бирергә дә өлгермәдем, хәтта. Менә терәк, мин әйтәм, имәндә икән чикләвек! Баланы карамагач, нигә килеп йөриләр икән соң алар? Аңлашылмый...

Бәбиемә бер ай тулуга, поликлиникага медосмотрга юл тоттым! Тиз генә барам да, барча белгечләрне тиз генә үтеп чыгам, янәсе... Поликлиникага барып керсәм, яшь әниләрнең барысы да диярлек балалары белән бергә ирләрен дә җитәкләп алып алып килгәннәр. Медосмотр узарга гына түгел, чират өчен талашырга да ярдәм итешә әти кешеләр. Ә мин берүзем! Юк, мин әйтәм, болай булмый. Нишләп әле мин кабинеттан кабинетка берүзем йөрергә тиеш ди. Тиз генә иремә шалтыратам. Елаган тавыш белән: “Кил, мин әйтәм, үзем генә булдыра алмыйм. Бала елый!” Еламсырап, мескенгә сабышу ир-атларга яхшы тәэсир итә. Бөтен эшеп калдырып, килеп җитте ирем...
Ярар, төп темага әйләнеп кайтыйк әле. Билгеле булганча,беренче айда сабыйны педиатр белән беррәттән невролог һәм хирург карарга тиеш. Эчке органнарына узи ясату да кирәк! Ә бу белгечләргә эләгү исә шактый катлаулы икән - махсус талоның бу кирәк. Шуңа күрә, яшь әниләр, “сәламәт бала көне”ндә поликлиникага барып, тиз генә медосмотр узып кайтам дип хыялланмагыз. Талоннарны көтеп ятсаң, әлеге тикшерелүнең өч айга кадәр сузылуы да бар, хәтта (ә өч айда исә, билгеле булганча, икенче медосмотр башланырга тиеш).
Шәхсән без медосмотр узасы көнне педиатр кабинеты төбенә иртәнге 8.00 гә үк барып бастык һәм бу көнне педиатрдан кала бары тик неврологка гына эләктек. Хирургка да эләгергә мөмкин иде. Тик моның өчен бер айлык бала белән кичке 15.00 гә кадәр хирург кабинетының ишек төбен сакларга кирәк иде. Менә нинди бездә бушлай медицина, иптәшләр! Сәламәт бала сәгатьләрендә поликлиникада хирург юк!
УЗИ турында исә әйтеп тә тормыйм. Талонны өч айга кадәр көттек, тик барыбер бушлай кабинетка эләгә алмадык. Нишлисең, түләүле медицина үзәгенә барудан башка чара калмады.

Тик мин һаман да өметне өзмәдем әле. Билгеле булганча, өч айда балага массаж ясатырга киңәш итәләр. Поликлинакада исә массажны бушлай бары тик табиб кушуы буенча гына ясыйлар. Һәм иң кызыгы, әлеге бушлай процедурага эләгү өчен 3 айга якын чиратта утырырга кирәк. Мәсәлән, өч айда невролог массаж ясатырга кушкан икән, сиңа чират 6 айда гына җитәчәк дигән сүз. Мондый шартларда та-ана нишли? Әлбәттә, түләүле белгечләрне эзли...
Шул рәвешле, бездә бушлай медицина өчен нервылар белән түләргә туры килә. Поликлинакага барган саен башым авыртып кайта! Шуңа күрә соңгы вакытта башымда медосмотрны түләүле клиникаларда үтүең мең өлеш артык дигәнрәк фикер формалаша башлады. Бала да интекми, үзеңнең дә нервыларың янга кала...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев