Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Иммунитетны ныгыту өчен 10 төп кагыйдә

Һәр бала туганда ук нормаль иммунитет белән туа. Шуңа күрә иммунитетны "күтәрү", "ныгыту" дигәндә ата-аналар моны күздә тотып эш итәргә тиеш. Иммунитетны барытик нинди дә булса авыруга карата чыныктыр...

Һәр бала туганда ук нормаль иммунитет белән туа. Шуңа күрә иммунитетны "күтәрү", "ныгыту" дигәндә ата-аналар моны күздә тотып эш итәргә тиеш. Иммунитетны барытик нинди дә булса авыруга карата чыныктырырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер конкрет авыруларга каршы вакцина ясатып. 
Фото: pixabay.com
Иммунитетын күтәрәм диеп балаларына кирәксез, файдасыз, ә кайвакытта, хәтта, зарар китерә торган чаралар кулланудан баш тартыгыз. Баланың иммун системасы дөрес эшләсен өчен бары тик шушы 10 гап-гади кагыйдәне үтәү дә җитә:
1 - Чисталыкка - "ӘЙЕ", ә стерильлеккә - катгый "ЮК"!
2 - Артыгын ашауга, чамасыз күп ризыкка, аппетитсыз ашауга, көчләп ашатуга - катгый "ЮК"!
3 - Өйдәге һаваның артык җылы булуына һәм тузанга - "ЮК"! Өйдәге чисталыкка һәм температурага игътибарлы булу - еш җилләтү, һава алмаштыру, тузан сөртү - мәҗбүри!
4 - Физик активлыкка - "ӘЙЕ"!
5 - Саф һавага - "ӘЙЕ", ә өйдә телевизор-компьютер алдында утыруга - катгый "ЮК"!
6 - Баллы ризыкларга, күп шикәргә - "ЮК"!
7 - Салкын эчемлекләргә - "ӘЙЕ"! Балагызга курыкмыйча салкын су һәм сөт ише эчемлекләрне бирә аласыз, бу - чыныктыра.
8 - Балагызның регуляр рәвештә "тышкы чыгу"ына игътибарлы булыгыз.
9 - Баланы дару белән дәвалау - бары тик табиб кушуы белән генә һәм дарудан башка авыруны җиңеп чыга алмауга инанганнан соң гына башкарылырга тиеш. Һәм кулланган даруларның эффективлыгы исбатланган булырга тиеш.
10 - Әти һәм әни белән күбрәк вакыт уздыруга - "ӘЙЕ", ә смартфоннарга - "ЮК"!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев